"Мин Арча баласы" проекты кысаларында 4 нче майда Арча районында "Мин Арчаны беләм" квест-уены узды, анда 62 бала катнашты.
Квестта катнашучыларга тарихи атмосферага чумарга мөмкинлек бирүче мавыктыргыч маршрут Арча укучылар Сарае, Район мәдәният йорты һәм «Казан арты» тарихи-этнографик музее иҗади командасы тарафыннан төзелде.
Барлык катнашучылар 4 төркемгә буленеп биш ноктадан торган маршрут буенча хәрәкәт иттеләр. Нокталарда күрсәтелгән театраль куелышлар тагын да тарихи төсмер өстәде. Арча тарихы турында музей хезмәткәрләре, Казанбаш мәктәбе директоры Ришат Камалов һәм Арча районы ветераннар иҗтимагый советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләделәр.
Мин Арча баласы проекты бу сезонда “Алдынгылар хәрәкәте” белән берлектә Татарстан Республикасы телләрне саклау комиссиясе гранты хисабына тормышка ашырыла. Уен дустанә һәм күңелле атмосферада узды, һәм барлык катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр һәм яңа белемнәр алды. Арча җирлеге балалары үзләренең туган илләренең киләчәге булуларын, аның тарихын һәм традицияләрен сакларга әзер булуларын тагын бер кат исбатладылар.