Волик (кыз фамилиясе Гыйльметдинова) Хәмдия Идият кызы 1919 елның 18 гыйнварында ТАССРның Арча районы Субаш-Аты авылында туган. Совет Армиясе сафларына китү өчен, ул үзенә бер яшь өсти. 1942 елның 29 маенда Арча районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Сослаңгырда 65 нче укчы дивизия оештырыла. Анда яшь Хәмдия медицина хезмәткәрләре әзерләү курсларын тәмамлый. Медсанбатта шәфкать туташы була, операцияләр ясауда катнаша. Бер ай дәвамында Саратов шәһәренә кадәр җәяү баралар, шәһәргә якынлашканда көчле бомбага тотылалар. Аннары Сталинградка кадәр баралар, анда сугышка керәләр. 1943 елның ноябренә кадәр операция шәфкать туташы булып хезмәт итә. Хезмәтләре өчен өлкән сержант дәрәҗәсе бирелә. Шулай ук Хәмдия Идиятовна хезмәт иткән хәрби часть Урта Азия хәрби округының 120 нче гвардия укчы дивизиясе булуы турында мәгълүматлар бар.
1968 елда Арча шәһәрендә җирләнгән.