“Султан” ширкәте тагын 1500 квадрат метр мәйданда биналар төзүне, киләчәктә 200гә якын кешене эш урыны белән тәэмин итүне планлаштыра.
Район хакимиятендә төрле хезмәтләр җитәкчеләре катнашында үткән инвестицион совет утырышында сүз шул хакта барды.
Бу көнне төзелешнең проекты тәкъдим ителде. Аны район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге комиссия яхшы дип тапты. Бергәләп ничек һәм нинди ярдәм күрсәтергә кирәклеген ачыкладылар.
– Бу оешма үзендә җитештерелгән продукцияне зур гипермаркетлар аша сата. Әлегә кадәр алар бер бинада гына җитештерәләр иде. Хәзер зур мәйданда тагын биналар төзүне планлаштыралар. Күптәннән уйларында бар иде инде ул, әмма төзелеш өчен инвестицияләре җитәрлек дәрәҗәдә булмады. Хәзер инвестицияләре әйләнешкә керде һәм эшне башлап җибәрергә булдылар. Алар продукция җитештерүне арттыруны максат итеп куялар, – диде район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова.
– Районнан аларга нинди ярдәм кирәк?
– Бүгенге утырышка без төрле хезмәт җитәкчеләрен чакырдык. Газ, су кертү, электр энергиясен тоташтыру буенча кемдә нинди тәкъдим, киңәш, искәрмәләр бар, төзелеш барышында искә алу өчен шуларны барладык. Киләчәктә проект төзүче аларны истә тотарга тиеш була. Аннан чималны үзебезнең җитештерүчеләрдән алу турында да сөйләштек. Ул безгә дә, аларга да файдалы булачак. Чөнки бердән, кулланучылар кооперативлары төзү мөмкинлеге туачак, икенчедән, безнең эшмәкәрләр үзләре җитештергән продукцияне урнаштыра алачак. Ә “Султан” ширкәтенә җирле җитештерүчеләрне җәлеп иткән өчен хөкүмәт өстәмә ярдәм итә. Дөрес, аларга бу чимал гына җитмәячәк, әмма, ничек кенә булмасын, безнекеләр өчен ул уңай вариант.
Бу хакта без соңыннан ширкәтнең башкаручы директоры Димитрий Ушников белән дә сөйләштек.
– Предприятиедә ике йөзгә якын кеше эшли. Без милли ризыклар (өлеш, өчпочмак һәм башкалар) ясап сату белән шөгыльләнәбез. Бөтен федераль челтәрләр аша Россия териториясендәге зур кибетләр белән эш итәбез. Хәзерге вакытта көненә 90 мең данә ризык әзерлибез. Максатыбыз – киләчәктә яңа җитештерү цехлары төзеп, ширкәтнең көчен, куәтен киңәйтү.
– Сезнең оешма тирә-ягында зур кибетләр урнашкан. Аларга зыян килмәячәкме?
– Юк, безнең үз территориябез зур. Тагын берничә цех төзиячәкбез.
– Бу өстәмә эш урыннары да була, дигән сүз бит.
– Әйе, кимендә ике йөз кешегә. Төзелеш этап белән барачак. Быел җәйгә беренче цехны төзи башларга уйлыйбыз. Димәк, быел ук 70 кешегә эш урыны булачак.Төзелешкә рөхсәт алынды.
– Чималны җирле эшмәкәрләрдән сатып алу турында да сүз барды. Сез аңа ничек карыйсыз?
– Без аны планлаштырабыз. Безгә кирәк булган бәрәңге, тавык ите, көнбагыш мае, кефир, суганны җирле эшмәкәрләрдән сатып алачакбыз. Бу безгә дә, эшмәкәрләргә дә уңай.