Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләре хуҗалары бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрен даими рәвештә чүп-чардан чистартып һәм үләнне чабып торырга тиеш.
Оешма җитәкчеләре биналарны һәм алар янәшәсендәге территорияләрне ягулык калдыкларыннан, чүп-чардан һәм коры үләннән чистартуны тәэмин итәргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, республикада янгынга каршы махсус режим дәвам итә. Коры үлән һәм чүп-чар яндыру тыела. Урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә, шулай ук урман-парк зоналарында һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә ачык уттан (учак, мангал) файдалану тыела.
Янгынга каршы режим таләпләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге