“Арча балы” яшьләр иҗат-бию проекты сигезенче ел үткәрелеп килә
3 май көнне районыбыз мәктәпләре укучылары мәдәният йортына Бөек Җиңүнең 79 елллыгы уңаеннан уздырылган традицион “Арча балы”на җыелды. Район мәгариф идарәсе һәм Укучылар сарае тарафыннан оештырылган чарада быел 31 коллектив катнашты.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова катнашучыларны сәламләп, һәркайсына уңышлар теләде.
– Бүгенге бал буыннар бәйләнешен чагылдыра. Үткәнебез белән бүгенгене тоташтыра, – диде ул.
Бию коллективлары чыгышларын районыбызның оста хореографлары, мәгариф идарәсе белгечләре бәяләде. Жюри әгъзалары Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Сөембикә” бию төркеме җитәкчесе Илһамия Гыйләҗиева, мәдәният йорты хореографы, “Аллегро” бию төркеме җитәкчесе Аида Ондрина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ләйсән Галимова, мәгариф идарәсе методисты Алсу Ибраһимова һәр биюне игътибар белән карап, мәктәпләрнең бәйгегә әзерлекләрен югары дәрәҗәдә дип бәяләделәр.
– Чыгыш ясаган кайбер бию төркемнәре безнең әби-бабайлар сугыш елларында кичергән хисләрне шуның кадәр яхшы итеп җиткерә алды. Сокланып карап утырдык. Безгә бүләк иткән хис-кичерешләр өчен бик зур рәхмәт, – диде Аида Ондрина.
Балда катнашкан һәр коллективка билгеле бер номинациядә җиңүче исеме бирелде һәм иң яхшы дүрт мәктәпкә кубоклар тапшырылды.
“Арча балы – 2024”нең абсолют җиңүчесе дип Арчаның 2нче мәктәп укучылары танылды. 1нче урын Арчаның 1нче мәктәбе, 2нче – Арчаның 7нче мәктәбе һәм 3нче урын Хәсәншәех мәктәбе укучыларына бирелде.
Гөлнур Минһаҗева