Апрель ахырында районыбызда “Куркынычсыз тәгәрмәч-2024” бәйгесе үткәрелде.
Чараның оештыручылары Арча районы мәгариф идарәсе, ЮХИДИ бүлекчәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе, ДОСААФ, “Алдынгылар хәрәкәте” җирле оешмасы, Укучылар сарае иде.
Катнашучыларны ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Рөстәм Хәкимов сәламләде.
– Балалар, барыгызга да уңышлар телим. Бүген җиңү яулаган иң яхшы командалар республикакүләм ярышларга барачак. Игътибарлы булыгыз. Бүгенге ярышта сезнең юл йөрү кагыйдәләрен белү, медицина ярдәмен күрсәтү буенча белем-күнекмәләр тикшереләчәк, әзерлек сыналачак, – диде ул.
Бәйгедә районыбыз мәк-тәпләреннән килгән 30дан артык команда көч сынашты. 9-11 яшьлек юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары алты төрле сынау аша уздылар. “Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр”, “Беренче ярдәм күрсәтүнең нигезләрен белү”, “ОБЖ” бәйгеләре теоретик яктан белемнәрне тикшерү булса, “Велосипедны фигуралы йөртү”, “Автошәһәр” һәм “Агитбригада” иҗади бәйгеләрендә укучылар практик күнекмәләрен күрсәттеләр.
Барлык бәйгеләрнең нәтиҗәләре буенча 10 иң яхшы команда һәм өч җиңүче команда билгеләнде. Аларга истәлекле бүләкләр, дипломнар һәм медальләр тапшырылды. 1 урында – Арчаның 1нче мәктәбе, 2 урында – Шушмабаш мәктәбе, 3 урында – Хәсәншәех мәктәбе.
Иҗади бәйгедә Арчаның 1нче мәктәбе беренче, күппрофильле лицей 2нче, Лесхоз мәктәбе 3нче урынга лаек булды.
Гөлнур Миннебаева