ЮХИДИ бүлекчәсенең имтиханнар кабул итү бүлеге җитәкчесе махсус хәрби операция барган зонага китә икән, дигән хәбәр тиз таралды
Чөнки Рәдис Гарифуллинны бөтен кеше белә, арчалылар, транспорт белән идарә итүчеләр аңа ихтирам белән карый.
Хәбәр килеп ирешүгә Рәдис белән элемтәгә кердем. “Дөрес хәбәрме, Рәдис?” – дип сорадым.
– Әйе, дөрес, – диде ул. – Өч айга командировкага. Анда без машиналар теркәү, юлда йөрү таныклыклары бирү, тикшерү эшчәнлеген оештырачакбыз. Мин Татарстаннан киткән төркемне җитәкләячәкмен. Кайткач күрешербез. Борчылмагыз, бар да яхшы булыр.
Рәдис Гарифуллин Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә күп еллардан бирле эшли. “Ул һәрвакыт ярдәм итәргә тора. Каты бәрелми, яхшылап аңлата. Андый ЮХИДИ хезмәткәрләре бик сирәк”, – диләр аның турында.
Наласа егете ул. Мәктәптә укыганда агроном, колхоз рәисе булам, дип хыяллана. 18 яше тулгач армиягә китә. Һәм... Чечняга эләгә. Шунда чын тормыш мәктәбе алып кайта егет. Кайткач бер туганы аңа: “Син яшь булсаң да, утны-суны кичкән кеше, әйдә, эчке эшләр бүлегенә кер”, – ди. Башта патруль-пост хезмәтенә куялар егетне. 2007 елда ЮХИДИ бүлекчәсенә чакыралар. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, тагын укып, юрист белгечлеге ала.
ЮХИДИ хезмәткәрләренә, гадәттә, без кырын карарга күнеккән. Тик кайберәүләр уйлаганча, аларның бурычы штраф салу гына түгел, беренче чиратта, юлдагыларга ярдәм кулы сузу, киңәш бирү, аңлату. Рәдис нәкъ менә шундый.
Гаиләмдә тыныч, шуңа барысына да күңел үсә. Сине аңлаучы булуы үзе бәхет, – дигән иде ул бер сөйләшкәндә.
Хатыны Рәзинә тортлар пешерә, үз бизнесы бар, өч балалары үсеп килә. Аның өчен иң мөһиме – намус белән хезмәт итү.
22 апрель көнне Рәдисне озатып та җибәрделәр. Хезмәттәшләре, якыннары, дуслары килгән иде. Утны-суны кичкән егет, кая барганын белә. Анда да сынатмаячак. Санаулы вакыт тиз үтә. Тиздән күрешергә насыйп булсын.