Казансу паркында

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Шимбә көн кичке сәгать 6 тулгач, Арчаның Казансу паркына йөрергә төштем. Паркта кеше күп иде. Балалар уйный, яшьләр атынгычларда атына, тренажерларда шөгыльләнә, йөгерә. Өлкәнрәкләр кайсы йөри, кайсы эскәмиядә сөйләшеп утыра. Велосипедта йөрүчеләр дә бар.

Ә якшәмбе көнне иртән сәгать 7 тулып киткәч паркка төштем. Казансу паркында кошлар сайравыннан башка тынлык хөкем сөрә иде. Иртәрәк шул әле. Ә шулай да йоклап ятмаучылар бар. Кемдер йөгерә, ә кемдер тренажерларда шөгыльләнә. Мин үзем ике-өч әйләнәне йөреп киләм дә, азрак тренажерларда шөгыльләнеп алам. Бу юлы да шулай иттем.

Тренажерлар янына килгәндә бер егет бик каты күнегүләр ясый иде. Аның катлаулы күнегүләр ясавына игътибар итми мөмкин түгел. Сөйләшеп киттек. Альберт Зарипов булып чыкты ул. Арчадагы бер кафеның хуҗасы. Республика күләмендәге йөгерү марафоннарында да (10 км, 20 км) катнаша. Арчадан өч егет Эльбрус тавына, 5 км 200 м үтеп, менеп җитә язганнар. 400 метр гына калган булган. Бураннар комачаулап, аздан гына калганнар. “Күнегүләр, йөгерү миңа күңел күтәренкелеге, көч, яшәү энергиясе бирә”, – ди ул.

Янәшәдә тренажерларда тагын ике ир-егет шөгыльләнә иде. Алар: Арчадан Исмәгыйль Сафин һәм Динар Минхәиров. Күптәнге танышлар. Стадионда очрашканнар. Исмәгыйль йөгерә, Динар велосипедта.

“Күңел күтәренкелеген, уңай энергияне спиртлы эчемлекләр кулланудан түгел, спорттан, йөрү-йөгерү, физик күнегүләрдән алырга кирәк“, – диләр алар.

Без егетләргә исәнлек-саулык телибез һәм башкаларны да спорт белән шөгыльләнергә чакырабыз. Исән-сау булыйк!

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International