Кич утыру. Элек һәм хәзер. Бүгенге яшьләр аңа ничек карый? Шулай булганга ышаналармы, әллә фольклор күренеш, уен дип кенә кабул итәләрме?
Арчаның беренче урта мәктәбенең алтынчы “А” сыйныфы укучылары “Репетиция” дигән пьеса куйды. Аны игътибар белән карап утырган кешегә бу сорауга җавап та табарга мөмкин иде.
Биредә татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтте. Җиде көн эчендә нинди генә чаралар оештырылмады. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары барысына да өлгерергә тырышты. Өстәвенә әле аларга ачык дәресләр дә бирергә кирәк иде.
Татар теле атналыгында татар телендә чаралар үткәрүнең нәрсәсе бар, диярсез. Килешәбез. Татар мәктәпләрендә белем алучылар өчен бернинди кыенлыгы юк. Ә менә рус мәктәбендә белем алып, санаулы гына татар теле дәресләре керүче татар балалары белән эшләү алай җайлыдыр димәс идек.
Алтынчы “А” сыйныфы укучылары “Репетиция” дип исемләнгән пьесаны сәхнәләштергән. Эчтәлеге буенча бүгенге тормышны күрсәтә. Соңгы вакытта элекке заманда әби-бабаларыбыз тормышыннан алынган кызыклы күренешләрне күрсәтү гадәткә кереп китте бит. Без аларны хәзер фольклор күренешләр дибез. Бу пьеса да шушы теманы үз эченә алган. Кызлар әбиләреннән, безнең заман сүзе белән әйткәндә, фольклор күренешен искә төшерергә куша. Бик тә уңай вакытка туры килә бу - өйдәгеләрнең барысы да кунакка китә, бабайлары кызларга аулак өй үткәрергә тәкъдим итә. Кызлар аның бу киңәшен шунда ук күтәреп тә ала.
Нәкъ элекке замандагыча егетләр кунакка, ягъни, аулак өйгә килә. Күмәк җырлар, такмаклар әйтешү, биюләр, уеннар – берсен дә читтә калдырмый егет-кызлар.
Яшь артистларның киемнәре дә искиткеч матур, чыгышлары да сокланырлык. Пьесада барган күренешкә бөтенләй диярлек кереп бетеп, бөтен күңелләрен биреп уйнадылар. Монда укучыларның гына түгел, режиссер ролендәге укытучыларның да хезмәте күп кергән. Аңлавымча, бөтен татар теле укытучылары тырышлыгы бу.
Ә балаларга сәхнәгә чыгудан бигрәк уен үзе ошады кебек тоелды. Алар үз рольләреннән тәм табып уйнады, тамашачыларга да җиткерә алды.