Һәрбер бала нәрсәгә дә булса сәләтле

2024 елның 21 мае, сишәмбе

Район Иҗтимагый советының күчмә утырышы үткәрелде

Совет әгъзалары Арчаның гуманитар-техник техникумында, Арча педагогика көллиятендә, “Арча“ спорт комплексында, Боз сараенда, Арчаның 7нче балалар бакчасында, Укучылар сараенда булдылар.

Урыннарда яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү мәсьәләсе каралды. Ахырдан утырышның йомгаклау өлеше булды. Алга яңа бурычлар куелды.

Күчмә утырыш Арчаның гуманитар-техник техникумында башланды. Техникум яшьләрне “Икътисад һәм бухгалтерия исәбе”, “Хокуклар һәм социаль тәэмин итүне оештыру”, “Газ белән тәэмин итү җиһазларын һәм системасын монтажлау һәм эксплуатацияләү” һөнәрләренә укыта.

 Матур бина. Эче дә, тышы да. Андагы чисталыкка, тәртипкә игътибар итми калмыйсың. Җитәкчесе Римма Мамаделеева студентлар тормышы, аларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү турында фотоларга нигезләнеп   сөйләде. “Һәрбер бала нәрсәгә дә булса сәләтле, безнең максатыбыз әнә шул сәләтне ачып, эшкә җигеп, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында чын кешеләр итеп тәрбияләү, – дип сөйләде Римма Рәмисовна. – Махсус хәрби операциядә катнашучыларга да үзебезнең волонтерлар төркеме белән ярдәм итүне оештырабыз. Менә инде хәзер сигезенче сетканы үрәбез. Үз тирәбезне, урамнарны, чишмә буйларын чистарту буенча актив эшлибез. Арчаның Кызыл Бистә урамы ягындагы зиратны тәртиптә тотабыз. Балаларны тернәкләндерү үзәге, Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты белән элемтәдә торабыз. Җитди темаларга сөйләшүләр алып барабыз”. Сөйләр сүз күп – барысын да язып бетереп кенә булмый. Стенадагы Рәхмәт хатлары гына да күп нәрсә турында сөйли. “Бер генә гуманитар ярдәм дә алардан башка үтми”, – диде район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина.

Арчаның 7нче балалар бакчасына (җитәкчесе Лиана Сөләйманова) үтәбез. Заманча эшләнгән бу бакчага балалар 2 яшьтән йөри. Чират бар. Ә андагы мөмкинлекләр?! Барысы да балалар өчен. Тормыш алга барганын менә шул бакча, мәктәп, спорт, һөнәр алу йортларыннан күреп беләбез. Балалар ничек матур итеп Җиңү көненә багышланган концерт күрсәттеләр. Онытылып, сабыйларның осталыкларына сокланып утырдык. Гаиләдән генә түгел, педагоглардан да күп нәрсә тора шул.

Арча спорт мәктәбе (җитәкчесе Рәдис Йосыпов), Боз сараенда да (Илһам Шакиров) шактый тоткарланырга туры килде. Арчада балаларга спортның төрле төрләре белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Ә спорт инде ул үзе баланы көчле, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү өчен менә дигән чара. Спорт ярышлары нәтиҗәләрне күрсәтеп тора. Һәм без ул ярышларда булып, газетага язып та торабыз. Соңгыларын гына алыйк. 28 апрельдә Казанда “Олимпиец” спорткомплексында таэквондо буенча ярышлардан арчалылар 5 алтын, 4 көмеш, 4 бронза медаль алып кайттылар! Тренерлары – Газинур һәм Руслан Борһановлар. Март аенда гына Казанда татарча көрәш буенча Россия беренчелеге ярышлары булып узды. Арча районыннан дүрт егет – Әнгам Мөхетдинов, Ислам Искәндәров, Ильяс Искәндәров, Фәнис Фәсхетдинов Россия Чемпионы исеменә лаек булдылар. Саный китсәң, мисаллар күп.

Боз сараена килеп керүгә кубоклар күргәзмәсе каршы ала. Сочига кадәр барып Арчаны танытып кайтты алар! Арча хоккейчылары көчле командалар белән очрашып тора һәм урын алмый калмый. Әле март ахырында гына Арчада Бетенроссия хоккей ярышының республика этабы финалы ярышында Арчаның 2013-2014 елгы малайлары – “Снежные барсы” командасы өченче урынны алды. Март башында Алабугада Татарстан Республикасы федерациясе призы ярышында Арчаның “Тулпар” командасы (2014 елгылар) 36 команда арасында өченче урынны алды.

Арча педагогика көллияте (Гөлнара Гарипова) үзенең җыр-бию ансамбльләре, төрле патриотик, спорт секцияләре, Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмәләре, төрле конкурсларда җиңүләре белән шаккатырмый калмый. Бу юлы да җылы бер очрашу булды. Афәрин, булачак педагоглар!

Күчмә утырышның соңгы тукталышы Укучылар сараенда (җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин) булды. Коллектив 2021 елдан балалар белән 12 проектны уңышлы тормышка ашырып, 21 грант отып, 8 млн сумнан күбрәк акча эшләгән! Бер генә мисал. “Мин бит Арча баласы” проекты кысаларында Арча чиркәве тарихын өйрәнүләре һәм шуны район мәдәният йортында зур чара итеп күрсәтүләре уңышлы булды.  Биредә балалар төрле түгәрәкләргә йөреп кенә калмый, районның төрле чараларын оештыруда да катнаша. Ел саен Укучылар сарае 56дан күбрәк чара үткәрә.

Әйе, һәрбер балада сәләт бар. Аны ача белергә генә кирәк. Монысы педагоглар осталыгы. Начар бала була алмый. Без моңа район Иҗтимагый советы (рәисе Надия Мифтахетдинова) утырышында тагын бер кат инандык.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International