“Арча хәбәрләре“ газетасында Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышлары ачыкланганнарының исемлеген бирүне дәвам итәбез
Үзенә кагылмаган кеше өчен бәлки кызыклы да түгелдер инде алар. Әмма газетаны кулга алуга дулкынланып, бу безнең бабай, бу безнең туганыбыз, дип шалтыратучылар булып тора. Сирәк булса да: “Бу минем әти!“ – дип хәбәр бирүчеләр дә бар.
Казан шәһәрендә яшәүче, быел 85 яшен тутыручы Җәүдәт абый Сәфәргалиев “Мин әтиемне гомер буе көттем, газетада аның исемен күргәннән соң кичергән хисләремне сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел, минем кадәр әти дип өзгәләнгән кеше тагын бармы икән?“ – дип шалтыратты. Ул безнең районның Иске Кенәр авылыннан, Казан шәһәрендә озак еллар укытучы булып эшләгән.
Җәүдәт абый белән телефон аша сөйләшкәләп тордык, әтисе Нургали абыйның документларын әзерләп тә куйган идек. “Үзем кайтам, әлегә җай чыкмый, язган истәлекләрем дә бар, аларын да калдырырмын“, – диде.
Ниһаять, очраштык без аның белән, такси яллап кайткан, редакциядә озаклап сөйләшеп утырдык.
Җәүдәт абыйның үз истәлекләрен уку кызыклы булыр. “Мин Сәфәргалиев Җәүдәт Нургали улы Кызыл Юл районы Иске Кенәр авылында 1939 елның 10 июлендә туганмын. Сеңелем Сәүдәт 1941 елда, абыем Шәүкәт 1938 елда туган. Абый әти сугышка киткәч үлгән.
Әти авыл Советы рәисе, әни укытучы булып эшләгән. Әти фин сугышында яралана. Миңа дип фин чаңгысы алып кайта. Ул чаңгы әле дә яхшы хәлдә, әти төсе итеп саклыйм. Әти кырып ясаган ике урындык,тимерчедә үзе ясаган ишек келәсе дә исән.
Мин әтиемне белмим, ул кара күзлеме, зәңгәр күзлеме? Минем әле дә әтиемнең чәнечкеле битендә иркәләнәсем, “Улым!“ дип әйткән сүзен ишетәсем, “Әтием!“ дип авыз тутырып әйтәсем килә. Әти сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Аннан өчпочмаклы хатлар килеп торган. “Сугышта хәбәрсез югалды“ дигән хат килгәнен дә хәтерлим. Ләкин без әтине көттек.
Сугыштан кайткан солдатлардан тол хатыннар хәлләрен сорашып кайталар иде, безнекен күрмәдеме икән дигән өмет белән. Түбән Оры ягыннан бер солдат кайткан дигән хәбәр ишеткәч әни берничә тол хатын белән шунда бардылар. Әни аннан: “Минем Нургалине күрмәдеңме?“ – дип сораган. Ул “Мин атака башланганчы бер солдат белән сөйләштем. Ул “Мин Арча ягы Иске Кенәр авылыннан, Сәпәр нәселеннән, – диде. – Немецлар һөҗүм башлады, башка аны күрмәдем“, – дигән.
Әнием җәй буе авырып Яңа Кенәр хастаханәсендә ятты. Әти һаман юк, мин өзгәләнеп көтәм. Кояш батканда лапас түбәсенә менеп утырам һәм әбидән: “Ни өчен теге якта кызыллык?“ – дип сорыйм. “Анда сугыш бара, – ди әби. – Ни өчен кызыл – мылтыктан аталар.“Әти кайчан кайта? “ – дим. “Тиздән, кереп ят, улым“, – ди.
Көз көне бәрәңге казыйбыз. Сеңелем Сәүдәт белән чүплибез. Икебездә ике кечкенә капчык, бәрәңгене чиратлашып ташыйбыз. Кич белән эрегән сыер маена манып бәрәңге ашыйбыз – бик тәмле!
Сыерыбыз бар. Һәр көн көтү кайтканчы сеңелем белән тагаракка әрекмән яфрагы ташып тутырабыз. Әни башына бау элеп, аякларын бәйләп сыер сава, аны песи малае карап утыра.
Бәрәңге казыганда күрше Миңлеҗан абый белән Сәйдәбану апа безнең янга килделәр. Аларның балалары юк иде. Әни белән нәрсә турындадыр сөйләштеләр. Бу кичне әни безгә игътибарны күбрәк бирде кебек. Аның елаган тавышына уяндык. Әни мине, сеңелемне кочаклап елый һәм: “Бирмим, бирмим, берегезне дә бирмим!“ – дия иде. Бактың исә, күршеләр безне асрамага алырга сораганнар икән... “Марзия, синең ирең сугыштан кайтмады, 2 балаң, әниең бар, тол хатын, тормышың авыр, бер балаңны бир“, – дигәннәр. Әни бирмәгән, безне аермаган.
Еллар уза торды, җылы, кояшлы көн, май ае. Бар халык урамда, елашу, котлаулар. Сугыш беткән! Әтиләрегез кайта! Мин дә чын яну белән әти кайтканын көтә башладым. Әле дә көтәм. “Арча хәбәрләре“ газетасындагы әтием турындагы хәбәр мине сискәндереп җибәрде. Әтиемне күзалладым, гади зәңгәр костюм, чалбар, олтаны тапталып беткән, балтырын күтәргән күн итек, якасы бераз саргайган ак күлмәк, зур кепкалы, таза гәүдәле, бөркет карашлы, пәһлеван әти килеп басты каршыма. Минем бугазга төер утырды, мин: “Әти!“ – дип кычкыруымны сизми дә калдым. Әй, әти, әти...
Әнием укытучы булып эшләде. Сугыш вакытында урак урды, ашлык суктырды, печән чапты, чират җиткәч көтүгә чыкты. “Уфалла“ арбасы белән Оры урманыннан ботак-чатак ташыды. Сыер җигеп көлтә ташырга барып караган иде, аны тыңлата алмады. Агитатор, концерт-спектакльләр оештыручы, матур җырлый да иде. Бер җырыннан өзек: “Быел карлар бик күп яуган. Яумаган борылышларга. Вакытлыча баш иябез күңелсез тормышларга“.
Әтиемне көтә-көтә мин дә 85 яшьне тутырдым. Хатыным, үзем намазда. Университет тәмамладым, укытучы булып эшләдем. Һәлакәткә очрадым. 50 яшьтән дин юлына бастым, мәдрәсә бетердем, хаҗда булдым. Өч балабыз, оныклар бар. “Казан нуры“ мәчетендә 35 ел азан әйттем.
Ильяс Фәттахов