18-19 нчы май көннәрендә Арча районы балалары Үрнәк авылы җирлегендә ел да уздырыла торган Турслётка җыелдылар.
Әлеге чарада Арчаның 2 нче, 6 нчы номерлы мәктәпләреннән, Курсави исемендәге күппрофильле лицейдан, Лесхоз, Түбән Мәтәскә, Сөҗе, Сикертән, Носы, Шушмабаш, Хәсәншәех, Апаз һәм Укучылар Сараеннан 14 команда составында 89 бала катнашты.
Турслёт "Спорт туризмы-яшьләр сайлавы" проекты кысаларында һәм Пионерия көненә багышланып үткәрелде.
Чара кысаларында торле туризм ярышлары һәм кызыклы конкруслар үткәрелде. Командалар җәяүле туризм, катамаранда йөзү, палатка җыю, ориентирование буенча ярыштылар, шулай ук Пионерия көненә багышланган пешекчеләр, җыр, газета ясау, туризм төеннәрен бәйләу конкурсларында көч сынаштылар.
Турслёттан барлык катнашучылар да кутәренке кәеф белән кайтып киттеләр.