Арча балалары Казансу паркына асфальтта рәсем ясады.

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

20 май көнне Арчаның Казансу паркында балалар һәм яшьүсмерләр үзләренең сәнгать өлкәсендәге сәләтләрен күрсәтү өчен асфальтта рәсем ясарга җыелды.

Конкурста барлыгы 77 бала һәм яшьүсмер катнашты. Конкурс өч темага багышланды: Арча төбәге, пионерия көне һәм юл йорү кагыйдәләре.

Кояшлы һава торышы белән катнашучыларның яхшы кәефтә булуы иҗат һәм күңелле атмосфера булдыруга ярдәм итте.

Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мин Арча баласы проекты 2024 елда Алдынгылар хәрәкәте белән берлектә Татарстан Республикасы телләрне саклау комиссиясе гранты хисабына тормышка ашырыла.

ФОТО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International