2024 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтләндерү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» узачак.

2024 елның 22 мае, чәршәмбе

Балалар өчен юлламалар (шул исәптән сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алу хокукы булган кешеләр), балалар туристлык кэшбэгы, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, ата-аналарның лагерьларга бару мөмкинлеге турында сорауларга җавап бирәчәкләр:

1. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Җәй» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтлеген, ялын һәм мәшгульлеген оештыру буенча республика үзәге директоры Дәүләтшин Илдар Локман улы;

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Федоров Семен Петрович;

3. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимирясова Асия Витальевна;

4. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәт эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе рәисе урынбасары Фролова Наталья Васильевна.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча 23 майда 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm. кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International