Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мәктәп яны участогының роле бик зур. Мәктәп яны участогы – ул укучылар өчен җирнең "әлифбасы" кебек.Андагы гамәли эшләр укучыларны хезмәттә тәрбияләүдә зур роль уйный. Кечкенәдән укучыларда үсемлекләрне җирдәге тормышның төп чыганагы буларак күзаллау формалаша һәм үсемлекләргә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнә.
Мәктәп яны участогында эшләргә мәктәпнең барлык персоналы җәлеп ителә. Язын туфрак эшкәртүдә, яшелчә культуралары утыртуда мәктәпнең барлык укытучылары һәм укучылары катнаша.
Үстерү өчен культуралар сайлау уку-тәрбия процессы ихтыяҗлары, мәктәп шартлары һәм орлык һәм утырту материалы сатып алу мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнә.
Мәктәп яны участогында эш елның теләсә кайсы вакытында бетми. Ләкин яз көне ул аеруча күп, өстәвенә ул шулкадәр шатлыклы, хәтта арыганлык та рәхәтлек бирә. Табигать уяна һәм яхшы уңышка өметләндерә бит!