ЮХИДИ хәбәр итә. 30 мең сум штраф

2024 елның 26 мае, якшәмбе

2023 елның 13 декабрендә Арчаның Вагыйзовлар урамында “Хэндэ Солярис” (дәүләт номеры М875АВ/716) машинасы тоткарлана. Йөртүчесе Фирдүс Нуриевның алкогольле эчемлек кулланган булуы ачыклана.

2023 елның 24 декабрендә Киров шәһәренә илтүче “Волга М7” автоюлының 61нче километрында Ниджат Годжаев идарә иткән “Ниссан X-Trail” (дәүләт номеры А688МР/87) автомобилен туктаталар. Аның да йөртүчесе алкогольле эчемлек кулланган була.

2023 елның 31 декабрендә Арчаның Кызыл Бистә урамында “Лада XRAY” (дәүләт номеры Е244СМ/716) машинасын туктаталар. Аның йөртүчесе Алик Хәбибуллин да аек булмый. Район суды аларны административ хокук бозуда гаепле дип таба.

2023 елның 23 декабрендә Арча-Әтнә юлының беренче километрында ЮХИДИ хемәткәрләре “ВАЗ–21140” (дәүләт номеры О348ЕС/716) машинасын туктата. Руль артында Адель Назаров була. Аның да эчкән килеш юлга чыгуы ачыклана. 2024 елның 13 февралендә булган халык суды аны административ хокук бозуда гаепле дип таба.

Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә дүртесе дә административ җаваплылыкка тартыла. Аларга 30 меңәр  сум күләмендә штраф салына, өстәвенә әле ел ярымга транспорт белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм ителәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International