Май Җиңү көне белән күңелне кузгата торган ай. Сугыш хатирәләре һәр гаиләнең хәтер сандыгында саклана
Арчада яшәүче, гомере буе китапханәдә эшләгән Әлфия апа Рәхимованың да сөйләр сүзе күп.
Әлфия апаның да әтисе Зыятдинны сугышка алалар. Сугышка киткәндә әтисенең: “Балам, багалмам, ятим каласың бугай”, – дип елаганын хәтерли ул. Әтисе сугышта хәбәрсез югала.
Кечкенәдән Әлфияне урындыкка бастырып җырлаталар.
Аккош кая барасың?
Канатыңны талдырып.
Минем әти кая китте,
Өч баласын калдырып, – дип җырлаган сабый. Әлфиянең җыр-моңга осталыгын әтисеннән күчкән, диләр. Әтисе җырласа, елый торган булганнар. Моңлы кеше булган.
Сугыш тәмамлана. Көннәрнең берсендә почта ташучы хатын Зыятдиннан хат бар, дип хәбәр салмасынмы?! Бөтен авыл аякка баса. Мунчада башларына катык сылап юынып яткан җирләреннән кәнсәләргә йөгерәләр. Чыннан да, әтиләреннән хәбәр килгән була. Ул исән! Сөенечкә әнисе почта ташучы хатынга сарык бирә.
Әтисе Зыятдин Брянск урманында чолганышта калып, немецларга әсирлеккә эләгә. Германиягә озаталар, аннан – Америкага. Америкада аларны кем механизатор була, кем крестьян дип икегә бүләләр. Әтиләре Зыятдин механизаторлыкка языла. Бәхете, крестьян булам дигәннәр Америкада кала, “механизаторлар“ туган якларына озатыла. Әтисе туган ягына 1947 елны кайта.
Сугыштан исән-сау кайту шатлыгы озакка бармый, аларга “әсир гаиләсе” дигән тамга сугыла. Әтисен сорау алырга еш кына төнге сәгать икедә алып китеп, иртән генә кайтара торган булалар. Әтисе: “Ник исән калдым икән, ник сугышта гына үлмәдем икән”, – дип ярсый-ярсый елый. “Сталин үлгәннән соң гына әтине акладылар, безне эзәрлекләми башладылар”, – дип күз яшьләре белән искә ала ул елларны Әлфия апа.
И-и, ул көннәр... Әлфиягә 8 яшь. Сугыш елларының ачысын-төчесен татыган бала. Мәктәпкә әнисенең күтәртмәле чабатасын киеп белем алырга йөри. Көзләрен, игеннәрне җыеп алгач, әнисе Миңнегаянны өчәр айга урман кисәргә җибәрәләр. Урман кискәндә әнисенең башына агач ботагы төшеп, чак кына үлми кала. Тиф белән дә авырта. Тифтан соң әнисенең еш кына биле сызлый, вакыт-вакыт аяклары йөри алмас дәрәҗәгә җитә. Әбисе чиләк-көянтә белән ат тизәге алып кайтып, шуны эссе мунча ләүкәсенә озын ләгәнгә салып, әнисен шул мунчада кызган тизәккә яткыра. Миңнегаян 2-3 көннән янә эшкә чыгып китә. Җәй көннәрендә кырмыска оясы алып кайтып, шул күчне шаулап торган кайнар суга салып, бераз суынгач, шунда утырткан әнисен әбисе. Файдасы тия торган булган. Сугыштан соң да әнисе ат белән тракторларга ягулык ташыган. Шуның өстенә бер көн уразасын, намазын калдырмаган. 90 яшькә кадәр яшәгән. Әтисе Зыятдин 74 яшьтә мәрхүм булган. Механизатор булып эшләгән. “Әтием белән әнием күргән авырлыкларны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел”, – ди Әлфия апа.
Кай арада 85 ел үтеп киткән! Май аның сугыш белән бәйле хатирәләр ае гына түгел, туган ае да! Әлфия апа 1939 елның 15 маенда туган! Нинди матур вакытта! Бар дөнья яшеллектә, ап-ак чәчәктә утырган чор. Шундый бер матур көнне Миңнегаян белән Зыятдин Шәриповлар гаиләсендә өченче бала – Әлфия туа.
Алар җиде бала булалар. Әтисе белән әнисе бик яшьтән өйләнешәләр. Чистай районы Каргалы авылы кешеләре. Әтисе Зыятдин балалар йортында тәрбияләнгән. Балалар йортыннан ул туган авылы Каргалыга кайта. 18 яшендә өйләндерәләр үзен. Ә Миңнегаянга 16 яшь кенә була. Ир-атсыз гаиләдә үскән кыз (әтисен сәнәкчеләр сугышында үтергәннәр) башта кияүгә чыгарга каршы килә. Әнисе гаиләдә ир-ат булмый икән инде дип елагач, Миңнегаян качкан урыныннан, тавык оясыннан төшә. Шулай итеп 18 яшьлек Зыятдин белән 16 яшьлек Миңнегаян кушылалар.
Мәктәпне тәмамлагач, Әлфия Алабуга техникумында китапханәчелеккә укый. Аннан соң апасының Казанга якын районга эшкә бар, дигән киңәшен тотып, Арчага эшкә кайта. Арчада, Урта Сәрдәдә эшли. Шушы авылда Хәдис исемле егет белән таныша. Өйләнешкәндә алган киң алтын балдагын Әлфия апа әле дә кия. Урта Атыга велосипед белән барып язылышалар. Арча станциясендә йорт алып, әниләрен дә үзләре белән алып, Арчада яши башлыйлар. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Гөлчәчәк, Гөлсинә, Гүзәл. Барысы да югары белем алды. Бүген дә шул нигездә көн итә Әлфия апа. Хәдис абый моннан бер ел элек бакыйлыкка күчте. 60 ел бергә яшәделәр.
Әлфия апа китапханәче һөнәре буенча институт тәмамлый. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә дини белем ала. Ике тапкыр хаҗга бара. Шуңа бик шөкер итә. Әнисе дә абыстай булган, 11 яшьтән намаз укыган, ураза тоткан. Ул кызларының да үзе кебек дини – ак юлдан китүләрен тели. Дини киемнәрем балаларыма калса иде, дип тели.
...Яхшы хәтерлим, җәйнең бер матур көнендә Арча станциясендә гомер итүче Әлфия апаларга төштем. 2018 ел иде ул. Кояштай балкып, чәчәкләр арасыннан Әлфия апа килеп чыкты. Ишегаллары чәчәктән генә тора. Шау-гөр килеп өйгә кердек. Залга үткәч, күзләр өстәл өстендәге яшел тышлы Коръән китабына төште. Әлфия апаның өстәл китабы. “Коръән китабыннан күңел байлыгы, күңел тынычлыгы табам, – ди. – Коръән кешене дәвалый“.
Тормыш шундый, адәм баласына ачысын да, төчесен дә күрсәтә. Әлфия апа бала хәсрәте күргән ана. Гөлчәчәге юк инде... Егет булып өлгергән оныгы юл фаҗигасендә вафат була. Инде менә узган ел июльдә гомер иткән ире Хәдисне соңгы юлга озатты.
Күңел тынычлыгын Коръән, намаз укудан ала. 22 ел Арча станциясе мәдрәсәсендә укытты. Шәкертләре рәхмәт әйтеп бетерә алмый. Коръән ашларына йөри. Арчада яшәүче кызы Гүзәл: “Әниебез бик күпләрнең яраткан абыстае, безнең өчен бик тә кадерле әни, дәү әни, – дип сөйли. – Әниебез безнең сабыр, төпле фикер йөртә торган, туры сүзле кеше. Безгә карата таләпчән булды, хәзер дә шулай. Исән-сау булсын! Ә әти йомшак кеше иде...”.
Әлфия апа, балаларыгызның оныкларыгызның котлавына без дә кушылабыз, юбилеегыз белән сезне! Сезгә тиеш әле бик күп язлар, бик күп кадер-хөрмәт! Исән-сау булыгыз!
Румия Надршина