“Сәламәт Арча” проекты кысаларында районыбыз гаиләләре ярышты
5 май көнне үзәк стадионда һәм Казансу паркында ориентлашу спорты буенча гаилә стартлары узды.
Ярышлар Арча районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Арча Укучылар сарае, “Форпост” һәм Равил Нәбиуллин җитәкчелегендәге Идел буе университеты студентлар командасы белән берлектә оештырылды. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов катнашучыларга уңышлар теләде.
– Илебездә барган Гаилә елында бүгенге чарага җыелган һәр гаиләгә рәхмәтемне җиткерәм. Ярышлардан файда алып, күңелле яллар уздырып кайтыгыз, – диде ул.
Ярышларда барысы 39 гаилә катнашты. Алар “Әти, әни һәм мин”, “Әти һәм мин”, “Әни һәм мин”, “Туганым һәм мин”, “Яшь гаилә”, “3 яшькәчә бала белән яшь гаилә” номинацияләренә бүленеп ярышты.
Катнашучылар контроль пунктларны табып һәм төрле биремнәрне үтәп, билгеле бер маршрут үттеләр. Контроль пунктлар ясалган махсус карта ярышларның хөкемдары, Идел буе университетының алдынгы студенты Николай Борисов тарафыннан әзерләнгән иде. Ярышларда катнашкан һәр гаиләгә истәлекле сувенирлар һәм гаилә фотосы белән магнитлар тапшырылды. Иң җитезләр җиңүче исемен яулады. Ярышта катнашкан һәркем әлеге чара турында уңай фикерен җиткерде.
– Кунакчыл, күңелле ял! Монда һәркемне тәмле ризыклар белән сыйладылар. Мондый искиткеч бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт! Һәркем бүләксез калмады. Мондый бәйрәмнәр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз. Кызым Илүзә, кечкенәдән туризм түгәрәгенә йөреп, мондый ярышларда катнашып, гел призлы урыннар яулап килә. Бу ярышларның шартында бер катнашучы 14 яшьтән өлкән булырга тиеш түгел, Илүзәгә 16 яшь булгач, ул бу ярышларда катнашу өчен Сеҗе мәктәбенең 5нче сыйныфында укучы туганнан туган энесе Риязны чакырды. Аллаһка шөкер, сынатмадылар, “Мин һәм туганым” номинациясендә 3нче урынны яуладылар, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Мөрәледән Гөлназ Шәмсемөхәммәтова.
Үз номинацияләрендә беренче урын алучы Абдуллиннар, Сафиннар, Һидиятовлар, Нургалиевлар, Нәбиуллиннар, Сәйфетдиновлар гаиләләрен котлыйбыз.
Гөлнур Миннебаева