Аларда көн дә бәйрәм

2024 елның 26 мае, якшәмбе

Арча педагогика көллиятендә ике көн рәттән тәүге тапкыр узучы бәйге, чараларга старт бирелде

Алар икесе дә “Абилимпикс” чемпионаты кысаларында үтте

Күннән эшләнмәләр

Яшь кул осталарын гына түгел, урта буын вәкилләрен дә үзенә җыйган конкурс әнә шулай дип аталды һәм анда көллият студентлары, район социаль бүлеге хезмәткәрләре һәм Мамадыш районы вәкилләре катнашты.

“Күн мозаикасы  – Татарстанның горурлыгы. Бүгенге катнашучылар Казан чигүе белән чигә. Бу чигелеш үзвакытында Арчада һәм Дөбьязда гына булган, аяк киеме чигү өчен кулланылган. Хәзер замана үзгәргән саен ул үрнәк күн мозаикага да керде. Безнең көллият күн белән эшләү осталары белән элемтәдә тора һәм теләүчеләрне әлеге һөнәргә өйрәтә. Студентларга түгәрәк буларак керә. Егетләр аеруча сәләтле, аларга хатын-кызларга караганда өйрәнү җиңелрәк бирелә. Киләчәктә чемпионатка республикада күн мозаикасына өйрәтүче уку йортлары да кушылыр дип уйлыйбыз. Үзем кечкенәдән әбинең чигүләрен күреп үстем һәм Казанда шул юнәлештә белем алдым. Әлеге традиция яшәргә һәм без аны яшь буынга тапшырырга тиеш”, – ди эксперт, көллият укытучысы Римма Вәлиуллина.

Мөмкинлекләр фестивале

Икенче көнне көллият янә гөрләп торды. Биредә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Мөмкинлекләр фестивале” узды. Аны Татарстанның хезмәт һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм Арча педагогика көллияте оештырган. Фестиваль рес-публикада 9 районда уза һәм шуның берсе бездә. Фестивальгә кунак булып хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Адел Мөбәрәкшин һәм Татарстан Республикасының һөнәри өлкә үсеше үзәгенең генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин да кайткан иде.

“Шелон бәйләве (ыргаклы энә белән бәйләү)“, “Курчак ясау остасы“, “Мозаикачы“, “Сабын ясау“, “Пластилин белән картина ясау“, “Төймәләр белән картина ясау“, “Нәфис сүз“, “Җыр сәнгате“ буенча узган фестивальдә районыбыздагы Мәрхәмәтлелек үзәге, “Өмет чаткысы“ балаларны тернәкләндерү үзәге, Яңа Кенәр интернат мәктәбе, Яңа Чүриледәге психоневрологик интернаттан 42 кеше уңышлы гына чыгыш ясады.

Алар тормышка аеруча яратып карый кебек. Кечкенә генә сөенечне дә олы итеп кабул итә белә. Каршылыкларны үтеп нидер эшләү алар өчен зур җиңү. Фестивальдә үзләрен күргәч моңа тагын бер тапкыр инандым. Алар бар күңелләрен биреп, эшли. Ыргаклы энә белән бәйләү буенча эксперт Фәридә Гайнетдинова белән сөйләштем.

– Безнең Арча педагогика көллияте республикада ыргак һәм энә белән бәйләү буенча мәйданчык булып тора. Төбәк чемпионаты ярышларында катнашучылар бөтен Татарстаннан килә. Көллият укучылары һәр елны Мәскәүгә ярышка бара. Шундый фестиваль оештырганнары өчен рәхмәт. Бу – аралашу, бер-береңне күреп сөйләшү, һөнәргә өйрәнү, мөмкинлекләреңне сынап карау, дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек. Алар эчкерсез, риясыз, ачык күңеле. Безне дә игътибарлы, сабыр булырга өйрәтәләр. Ярышлардан соң кайберләре телефоннардан шалтырата, бәйрәмнәр белән котлый, – диде ул. Аның әйтүенчә, кул эшләре рәхәтлек бирә, җанны ял иттерә. Бу сүзләргә Яңа Кенәр интернат мәктәбе укытучысы Нурия Габдрахманова да кушыла. Ул 7нче сыйныфта укучы Айрат Әхмәтҗановны алып килгән. “Айрат мозаиканы бик ярата, – дип сөйли ул. – Без күбрәк алмаз мозаика белән шөгыльләнәбез. Тырыш укучы. Сөйләшми, тик әйткәннең барысын аңлый. Баланы кат-кат күрсәтеп кызыксындырсаң, түгәрәкләргә теләп йөри”.

Экспертлар арасында Арчаның 5нче гимназия укытучысы Ләлә Ибраһимова да бар иде. Ул сабын ясау серләренә өйрәтте. Үзләре ясый башлаганчы ук катнашучыларга бүләк итеп алып килгән сабыннарын өләшкән. “Аларның үзләренең дә ясап карыйсылары килде. Мөмкинлекләре чикле балалар белән беренче тапкыр гына эшлим. Балалар акыллы, сүз тыңлаучан, төгәл эшлиләр. Аларның ачык күңелле булуларына сокландым. Бүген сәләтләрен күреп күзләрем яшьләнде”, – ди ул. 

Малайлар да һәрбер һөнәр белән кызыксына: бәйлиләр дә, пластилиннан, төймәдән картиналар да ясый, хәтта курчаклар да тегә. Ә җыр-биюне инде әйтәсе дә юк.

 

Кечкенәдән сәхнәдә үскән егет-кызлар бүгенге көндә дә сәхнәне ташламый. Ә сәнгатьле итеп сөйләүче Зилә Сөнгатуллинаның чыгышы тамашачыларның күзләрен яшьләндерде. “Кызым фестивальдә катнашуына куанды. Шигырь-җырларны телефонына саклап куям да, шуннан өйрәнә”, — ди әнисе Диләрә. Зилә язмыш сынауларына бирешмичә актив тормыш рәвешендә яши, бочче түгәрәгенә йөреп, республика ярышларында катнаша, призлы урыннар яулый.

Берәү дә фестивальдән бүләксез китмәде. Аларны “Һөнәри өлкәне үстерү үзәге” һәм Арча районы башкарма комитеты әзерләгән. Ә фестиваль директор Гөлнара Гарипова җитәкчелегендәге көллият коллективы тырышлыгы белән югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

 

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International