Матур йортта яңа фатирлар

2024 елның 26 мае, якшәмбе

Арча шәһәрендә тагын бер яңа йортны тапшыру тантаналы төстә үтте

Кулга фатир ачкычы алу хуҗалары өчен иң зур шатлыкларның берсе.

Булачак хуҗалар, аларның гаиләләре, якыннары, туганнары күпкә алдан килеп көтеп тора иде инде. Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре Данис Гайфуллин һәм Расих Галимҗанов матур җырлары белән тантанага ямь өстәде.

Бик матур күпкатлы бина ул. Шәһәрдәге иң матур йортларның берсе, дисәк тә ялгыш булмас. Каршында гына җиденче балалар бакчасы. Оныкны шунда илткән саен аңа карап, кызыгып йөрдем. Төзүчеләрнең, Зиннур Гарифуллин җитәкләгән “МСО” ширкәте эшчеләренең тырышлыкларын гына түгел, күңел җылыларын да биргәне күренеп тора. Нинди салкын кышта да туктап тормыйча, армый-талмый эшләде алар. Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы, дисәләр дә, аның нинди авыр хезмәт икәнен төзүчеләр үзләре генә белә. Шуңа фатир хуҗаларының хезмәтләреннән канәгать булуы алар өчен дә зур шатлык.

Районда торак күп төзелә. Әлеге йорт урнашкан Төньяк бистәсендә генә дә никадәр бина калкып чыкты инде. Үзе бер кечкенә шәһәрчекне хәтерләтә бу як. Янында гына ике балалар бакчасы, мәктәпләре дә ерак түгел. Шәһәр үзәгенә дә якын.

– Әле кайчан гына бу урын буш иде. Менә хәзер шунда ике балалар бакчасы, күпме йорт төзелде, – диде тантанада район башлыгы Илшат Нуриев. – Мәктәпләрне төзекләндерәбез. Бишенче гимназиядә төзекләндерү эшләре бара. Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр өчен ул якында гына. Бинаны салган төзүчеләргә, тырыш халкыбызга рәхмәт. Исән-сау булып, бер-беребезнең кадерен белеп яшик. Бу йорттан махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче дүрт егетебез гаиләләренә дә фатир ачкычлары тапшырыла. Шуларның берсе, Динар биредә. Исән-сау кайтсыннар да, матур итеп яшәсеннәр. Әти-әниләренә, хатыннарына сабыр булып көтеп алуларын, һәрберегезгә, олысына, кечесенә, бәхет-шатлык телим.

Әлеге йортта барлыгы 48 фатир. Уникесе ятимнәргә, берсе табибка грант акчасына, калганнары социаль ипотека буенча (дүртесе махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә) бирелгән. Каршысында гына балалар мәйданчыгы. Балалы гаиләләр өчен бик уңай.

– Чыннан да, бүген көнебез хәерле, куанычтан башланып китте, – диде яңа фатир иясе Гөлнур Насыйбуллина. – Яшь гаиләләргә булыша торган программалар булуы яхшы. Махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсе буларак, бу безнең өчен зур терәк. Төзүчеләргә, үз өлешен керткән барлык кешегә зур рәхмәт. Яңа күршеләр белән дус, тату булып, ярдәмләшеп яшәргә язсын.

Кызыл тасманы кискәч, бар да үз фатирларына үтте. Район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операциядә булганнарның фатирларына кереп, аларның хатыннары, балалары, якыннары белән аралашты, фатир белән котлап истәлекле бүләк, балаларына күчтәнәчләр тапшырды.

Динар Корбанов хатыны Рәсимә белән килгән иде. Рәсимә педагогика көллиятендә эшли. Ике балалары бар. Берсе җиде, икенчесе сигез яшьтә. Икесе дә Акчишмә авылыннан. Динар 2022 елның 27 октябрендә махсус хәрби операция барган зонага  өлешчә мобилизация буенча киткән. Алгы сызыкта булган. Яраланып кайткан. Хәзерге вакытта өендә дәвалана. “Июньдә китәргә җыена инде”, – диде Рәсимә.

– Китәсе килә. Анда мине егетләр көтә. Бер гаиләгә әйләнеп беткән идек инде. Алар өчен утка да, суга да керергә әзермен, – диде Динар. – Моңа кадәр фатирга кереп  тордык. Менә үзебезнеке булды. Күңел тыныч хәзер. Балалар өчен дә борчылмыйм. Әниләре яннарында, Рәсимәгә ышанам, тыныч тормышта яшиләр. Ә анда без кирәк әле.

Исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Шушы иркен, якты, матур фатирларының кадерен белеп, тулы, бәхетле гаилә булып, сөенеп яшәсеннәр.   

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International