Бөек Җиңүнең 79нчы язын каршы алдык

2024 елның 26 мае, якшәмбе

9 май көнне илебез халкы, 1945 елның язында Ватанга Җиңү алып килгән батырларыбызга рәхмәт йөзеннән ел да зур бәйрәмгә җыела

Арча районында быел да Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылган төрле чаралар берничә көн алдан башланды. Тематик бәйгеләр, акцияләр, ветераннарны хөрмәтләү, авылларда истәлекле бәйрәмнәр – барысы да Бөек Җиңүгә багышланган иде. 

9 май көнне  районыбыз халкы традицион рәвештә Арча шәһәренең үзәгенә җыелды. Биредә истәлекле көн хөрмәтенә матур бәйрәм чаралары үткәрелде. Тантаналы өлеш балалар һәм мәдәният хезмәткәрләренең чыгышларыннан башланып китте. 

Аннан соң мәйданга Җиңү байрагы белән, Россия, Татарстан, районыбыз байракларын һәм Бөек Ватан сугышының ун фронт штандартларын күтәргән байракчылар керде. Хәрби комиссариат офицерлары, ветераннар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар да мәйданнан үтте.

Бәйрәмдә Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюпова, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, сугыш һәм тыл ветераннары катнашты. 

– Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, бүген олы бәйрәм белән ихлас күңелемнән котлыйм. Сез безнең өчен җиңүчеләр буыны булып каласыз. Чөнки сез рухи яктан батыр кешеләр, – дип сәламләде район башлыгы Илшат Нуриев. – Бүгенге көндә Ватаныбыз тынычлыгын саклап махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга да зур рәхмәт.

Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның районыбыз халкына бәйрәм котлавын җиткерде.

Батырлар даны  

Бәйрәм барышында Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган якташларыбыз да искә алынды. 1941-1945 елларда хәбәрсез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның язмышларын ачыклау буенча зур эш башкаручы, “Хәрби дан клубы“ ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов таныклык-ларны тапшырырга үзе кайткан иде. Биш солдатның документлары туганнарына тапшырылды.

– Биредә яңгыраган барлык котлауларга да кушылам. Бүгенге бәйрәмдә катнаша алуыма чиксез шатмын. Таныклыклар тапшырудан тыш, район халкына тагын бер яхшы хәбәрне җиткерәсем килә. Советлар Союзы Герое исемен алырга тәкъдим ителеп тә, аны ала алмаган райондашларның фамилияләрен табу насыйп булды. Аларның батырлыклары турында белүләрен телим һәм исемнәрен яңгыратам: Равил Закир улы Гарипов, Әсхәт Зиннәтулла улы Зиннәтуллин, Кәрим Миңнуллин, Ким Нуретдинов, Нургали Шәрифуллин, Петр Алексеевич Четвериков. Әгәр дә әлеге кешеләрнең туганнары бар икән, аларга да геройларның батырлыклары турында таныклык тапшырыр идек, – диде Михаил Черепанов.

Митинг ахырында мәңгелек ут һәм һәйкәлләр янына чәчәкләр салдылар. Бер минут тынлык белән яу кырында ятып калган батырлар искә алынды.

“Җиңүгә кушылып...”

Бәйрәмгә килгән һәркем “Георгий тасмасы” акциясенә кушылып, тасмаларны мәдәният йорты каршындагы “Победа” сүзенә бәйләде. Махсус хәрби операциядә булучыларга хат язучылар һәм “Хәтер китабы“на әби-бабаларының фотоларын ябыштыручылар да булды. 

“Җиңүгә кушылып...” әдәби-музыкаль мәйданчыклар һәм интерактив зоналарда районыбыз мәктәпләре һәм уку йортлары сугыш еллары хатирәләрен тасвирлаган кыска күренешләр тәкъдим итте. Һәркайсы йөрәккә үтеп керә торган мәгънәле һәм эчтәлекле иде алар.  

Бәйрәм тәмамланганчы “Кыр кухнясы” эшләде. Биредә теләгән һәркем тәмле ботка һәм кайнар чәй белән сыйланды.  

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәктәп музейлары экспозициясе урнашкан иде. Үткән белән бүгенгене тоташтыручы хатирәләр беркемне дә битараф калдырмады.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International