29 май көнне 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе инициативасы буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская тарафыннан мәгариф мәсьәләләренә багышланган «Хатын-кызга игътибар» телефон кайнар линиясе оештырылачак (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары уку йортларына кабул итү, җәйге ялны оештыру һ. б.). Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(960) 049-68-14 (WhatsApp ка сораулар өчен).