Гыйнвар аенда гына да районда исерек килеш руль артына утырып юлга чыккан ун кеше тоткарланды
Арча җәмәгать суды аларны административ хокук бозуда гаепле дип тапты һәм җәза билгеләде.
4 гыйнварда Үгез-Елга авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре “Шевроле Нива” машинасын (дәүләт номеры Е887АХ/116) туктата. Йөртүчесе Альберт Гарәфетдиновның алкогольле эчемлек кулланган булуы ачыклана.
15 гыйнварда Арчаның Комсомол урамында Ләйсән Абзалованы (“Kia PS Soul” автомобиле, дәүләт номеры Х218РХ/116) ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары тоткарлый. Ул да алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырган.
6 февральдә җәмәгать суды аларга 30 меңәр сум күләмендә штраф салган, икесен дә ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән.
7 гыйнварда Арчаның Западная урамында “ВАЗ-21140” (дәүләт номеры У840ТМ/16) автомобилен туктаталар. Йөртүчесе Илназ Хурамшин эчкән була. Ул 24 гыйнварда тагын эчкән килеш руль артында эләгә. Әмма бу юлы махсус прибор ярдәмендә тикшерүдән баш тарта. 6 февральдә җәмәгать суды аңа да 30 мең сум штраф сала һәм ел ярымга таныклыгыннан мәхрүм итә.
13 февральдә үткән җәмәгать суды тагын дүрт кешегә шундый ук җәза биргән. 5 гыйнварда Рөстәм Низамиев (“Шкода YETI” автомобиле, дәүләт номеры В629НУ/716) Түбән Мәтәскә авылында тоткарланган. 6 гыйнварда Көтек авылында Рөстәм Вәлиуллов (“Киа Рио” машинасы дәүләт номеры М629АВ/716) тотылган, 12 гыйнварда Арчаның Комсомол урамында Алмаз Сәлимов (“Лада Гранта”, дәүләт номеры Е186СМ/716) эләккән. 30 гыйнварда “Арча-Мари Иле юлында Илшат Гатиятуллин (“Volrsvagen Polo”, дәүләт номеры К130АР/716) тотылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре аларның исерек хәлдә руль артына утырганнарын урында исбатлый, беркетмә төзеп, эшне судка җибәрә.
18 гыйнварда Арчаның Шәрык урамында Рөстәм Галиев (“Лада Ларгус”, дәүләт номеры Х677ХН/116), 20 гыйнварда Зур Бирәзәдә Газчылар урамында Алмаз Хуҗин (“Лада Веста”, дәүләт номеры С597ЕУ/716) тоткарлана. 27 февральдә җәмәгать суды икесен дә административ хокук бозуда гаепле дип таба һәм 30ар мең сум штраф түләргә һәм ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калырга туры килә.