Арча укучылары – җиңүче

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

14 майда Арча районында “Аҗаган” Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды.

Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән районнарыннан 10 команда үзара көч сынашты. Ярышларга җыелган 100 катнашучы белем-күнекмәләрен, җитезлекләрен, патриотлык хисләрен күрсәтеп, хәрби сынаулар аша уздылар.

Бәйгене Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов, район хәрби комиссары Азат Вахитов, “Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильина карады.

Урта һәм өлкән яшьләр төркемнәрендә Арчаның 1нче урта мәктәбе укучылары җиңү яулады (җитәкче  Айрат Сәлахов).

Арча районы командалары “Аҗаган” хәрби-патриотик уенының төбәк этабы финалында катнашачак.

 

Гөлнур Минһаҗева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International