Халыкара гаилә көне уңаеннан Арчаның 8нче балалар бакчасында матур бәйрәм узды.
Әлеге көнне истәлекле итү, балалар белән әти-әни, бакча коллективы арасындагы элемтәләрне тагын да ныгыту максатыннан, уртанчылар төркеменә йөрүче балалар катнашында булды бәйрәм.
Әниләр дә чакырылган иде. Алар балалары белән бергәләп балачак мизгелләрен дә искә төшерделәр. Балалары белән таныштыру, уен коралларын аеру, көйне тану, бию, викторина чишү кебек ярышларда барлык булган белемнәрен, сәләтләрен эшкә җиктеләр. Нәтиҗәсе – һәр гаилә җиңүче булып танылды. Ә жюри составында Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре иде.
Бәйрәмне оештыруда, балаларны җыр-биюгә өйрәтүдә тәрбиячеләр белән бергә бакчаның музыка тәрбиячесе Ләйлә Алееваның хезмәте зур.
– Быел Россиядә Гаилә елы, без әти-әниләр белән эшләүгә игътибарны тагын да арттырдык. Гомумән, бакча коллективы әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә, дус яшибез. Һәрдаим очрашып торабыз, җыелыш, семинар һ.б. уздырабыз. Үзләре дә һәрвакыт булышырга әзер, бәйрәмнәрдә теләп катнашалар, – ди 20 ел бакчада эшләүче Ләйлә Хөсәен кызы.
Әниләр бакча коллективына рәхмәтле. Балалар күп нәрсәгә өйрәнәләр, яхшы тәрбия алалар.
Розалия Сафина