Сүндермичә сакласак иде

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Арча үзәк китапханәсе ЗАГС бүлеге белән берлектә Гаилә елы уңаеннан “Гаилә – бәхет ачкычы” дигән очрашу үткәрде

Аңа төрле яшьтәге өч гаилә һәм өйләнешергә гариза биргән парлар чакырылды. Тамашачылар – алтынчы мәктәпнең унынчы сыйныф укучылары.

Беренче булып  кунаклар белән танышып китик. Алар илле елга  якын гомер итүче Илсөяр һәм Харис Сафиннар, егерме ел яшәүче Наталья һәм Дмитрий Гусевлар, әле өч ел гына гаилә йөген тартучы Адилә һәм Айдар Нотфуллиннар.

– 47 ел яшибез. Балалар, оныклар, оныкның баласы бар. Балалар кайта, без аларны сагынып көтеп торабыз, шатланып каршы алабыз. Без балаларга, алар безгә кирәк. Ә гаилә татулыкны ярата, – диде Харис Сафин.

Нотфуллиннар 2021 елда өйләнешкән. Тормыш итәргә өйрәнеп кенә киләләр. Кыз үстерәләр. Гусевлар гаиләсе моннан җиде ел элек Арчага күчеп кайткан. Ике балалары бар. “Арча безнең икенче туган ягыбызга әверелде. Бик яраттык бу төбәкне”, – диде Наталья Гусева.

Яшь парлардан Дилә белән Булат, Лиана белән Рүзәл быел җәй өйләнешергә уйлый. Алар ничек танышулары турында сөйләде. Дилә белән Булат күбрәк интернет аша аралашкан, ә Лиана белән Рүзәл биш ел очраша.

Гади очрашу гына булмады бу, ул үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Әлеге парлар төрле сорауларга җавап бирергә тырышты, тормышта килеп чыккан кыен хәлләрдән чыгу юлларын эзләде. Һәркемнең дөньяга карашы, аңлавы үзенчә булган кебек, җаваплар да тормыш тәҗрибәсеннән чыгып төрлечә булды. Мәсәлән, гап-гади тоелган “Гаилә нәрсә ул?” дигән сорауга җавапларны гына алыйк.

– Кеше тормышында иң кирәкле әйбер. Диңгездәге көймәне хәтерләтә ул. Бер кеше көймәдән чыкса, ул чайкала, таркала, тормыш та шулай. Бергә бер уй белән янганда гына гаилә ныклы була, – диде Адилә.

Наталья шундый ук фикерне шигырь юлларына салган иде. Ә Харис абый бу сорауга җавапны үз тәҗрибәсеннән чыгып аңлатты.

– Гаилә ул мин, Илсөярем, минем балаларым, буыннарның дәвамы. Гаиләнең үз традицияләре була. Безнең икебезнең дә әтиләр сугышта булган. Һәр ел тугызынчы майда бөтен гаилә белән җыелып Урта Бирәзә, Күкчә Бирәзәгә бара идек. Хәзер алар мәрхүм инде. Әти-әниләрне хөрмәтләү, аларның эшен дәвам итү, нәселеңне ярату бу, – диде ул.    

Ислам дине күзлегеннән чыгып Рая Ахун кызы Фәтхуллина ни әйтер?

– Изгелек эшләргә ашыгыгыз. Никах укыту, гаилә кору ул изгелек. Өйләнешегез, гаилә корыгыз, әмма гаилә мәхәббәткә нигезләнергә тиеш, – диде ул яшь тамашачыларга мөрәҗәгать итеп. – Чөнки аның нигезен ир белән хатын төзи. Ир белән хатын бер-берсенә елмаеп караса, гөнаһлары бетәр, матурлыкка, байлыкка кызыгып гаилә корсаң, юкка чыгарсың. Очрак-лы очрашулар, ятим балалар – бүген сирәк күренеш түгел. Үзебез өчен яшибез, дип бала тапмыйлар, аннан инде соң була. Ә бала Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Дөрес, аларга әхлакый тәрбия бирергә кирәк. Андый бала ирне дә, әти-әнине дә, туганнарны да хөрмәт итә, сабыен бала табу йортында калдырмый, әти-әнисен картлар йортына бирми.

Парлар тормышта килеп туган төрле хәлләрдән чыгу юлларын үз тәҗрибәләреннән чыгып җиткерергә тырышты. Мәсәлән, бөтен гаиләдә дә була торган бер хәлне генә искә төшереп үтик. Ир көне буе эштә, хатын декрет ялында. Кайбер ирләр фикере буенча көне буе тик ята. Ә ир арып кайта. Ул хатынына булышырга тиешме?

– Бер-береңне аңлау кирәк. Бала караучы хатын-кызның кайвакыт утырып ашарга да вакыты булмый, – диде Рая ханым.

– Тормышның беренче авырлыгын бала тугач аңлыйсың. Мин читтән торып укыйм. Сессиягә барганда бала белән ирем кала. Шуңа бала карауның нәрсә икәнен дә, минем хәлемне дә аңлый, – диде Адилә.

Яки тагын бер четерекле хәл – ул да булса, финанс мәсьәләсе. Каршылык килеп чыкмас өчен акчаны ничек тотарга? Бергәме, әллә аерыммы?

– Ирнеке, хатынныкы, дигән нәрсә юк бездә. Гаилә икән, матди байлыгы да бергә булырга тиеш, – диде Харис Сафин.

– Дин күзлегеннән караганда, ир гаиләне тәэмин итәргә, хатын-кыз акчасын санарга тиеш түгел. Әмма бүгенге тормышта алай яшәп булмый. Кем акчаны тота белә, шунда булырга тиеш. Ирдә яки хатында, дигән сүз юк, – диде Рая ханым.

Наталья Гусева психолог буларак, тамашачыларга  киңәшләр бирде, үзеңә дөрес пар сайлау юлларын аңлатырга тырышты. Ахырдан гаиләләр теләкләрен җиткерделәр, үзләренең бәхетле гаилә тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Чыннан да, гаилә ул – җылы  учак! Аның җылылыгы гаиләнең ныклыгыннан тора. Гаилә учагын сүндермичә сакласак иде.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International