Яңа Кенәр мәктәбендә “Бәхет биргән туган җирем” дигән XI төбәкара фәнни-гамәли конференция узды
РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Халитовка багышланган әлеге чара быел аның 100 еллыгы уңаеннан уздырылды.
– Ул елдан-ел киң колач ала. Быел конференциянең беренче этабына 403 эш килде. Пенза, Самара, Төмән, Пермь өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Иле, Чувашстан республикаларыннан, Татарстанның Арча, Биектау, Әлки, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба районнарыннан, Казаннан укытучылар һәм укучылар катнашты һәм призлы урыннарга лаек булды. Иң күп эш Арча, Теләче, Биектау районнарыннан килде, – диде район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Мостафина.
– Без Төмән өлкәсенең Урта Тарман авылыннан килдек. Егерме сәгать юлда булдык, – диде Эльвира Саитова белән Раиса Абдулчалимова. – Авылда татарлар гына яши. Мәктәбебездә 140 бала белем ала. Татар теле дәресләре дә үтә. Ветераннарның “Саз” ансамбле бар. Репертуарларында татарча җырлар. Татар халкының гореф-гадәтләрен дә саклыйбыз.
Конференциядә башлангыч сыйныфлар өчен “Минем гаиләм” рәсем, шәҗәрәләр һәм кул эшләнмәләре, 5-8 сыйныфлар өчен “Нәселемнең горурланырлык шәхесләре” темасына иншалар, 9-11 сыйныфлар өчен “Фән, техника эшенә өлеш керткән якташларым”, укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен “Мәктәбем тарихында якты эз калдырган мөгаллим һәм мөгаллимәләр” темасына фәнни эшләр секцияләре эшләде.
– Беренче, икенче, өченче секция эшләренә беренче этапта йомгак ясалды, – диде Энҗе Мостафина. – Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, эшләрнең җирле материалга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.
Дүртенче, бишенче секциядә катнашучылар эшләрен жюри каршында яклады. Жюри әгъзалары фәнни һәм иҗади эшләргә бәя бирде.
Йомгаклау өлешен Яңа Кенәр мәктәбе укучылары һәм укытучылары бәйрәмчә итеп оештырган иде. Җиңү көне алды буларак, укучыларның чыгышлары да шуңа багышланган. Мөхәммәт Мәһдиевның “Без – 41нче ел балалары” дигән әсәреннән сәхнәләштерелгән күренеш, җырлар, биюләр – шул теманы үз эченә алган. Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Халитов турында истәлекләр, видеодан аның чыгышы чараны тагын да тулыландырды.
– Мин Рәгыйб Усманович белән күп еллар эшләдем. Талантлы да, таләпчән дә кеше иде. Зур мәктәп. 710 укучы. Унынчы сыйныфны гына да 200дән артык укучы тәмамлаган вакыт булды. Шундый зур коллективны җитәкләде ул. Мин математика укыттым. Рәгыйб Усманович математик та түгел, әмма дәресләргә тирән анализ ясавы белән аптырашта калдыра иде. 30–40 пенсионер булгандыр. Алар турында да кайгыртып торды. Кабинет системасы кертте. Эшләгән кешенең кадерен белде. Күп кешегә мактаулы исемнәр бирдерде, – дип искә алды ветеран укытучы Рәфыйк Гатауллин.
– Оста җитәкче, методист иде ул, – дип өстәде ветеран укытучы Мәсхут Гарифҗанов.
Рәгыйб Халитов 1924 елда Каратай авылында туа. Гаиләдә биш бала үсә. Тормыш авыр була. Шулай да укытучы булырга хыялланган Рәгыйб 1938 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Әмма уку түләүле, гаилә ул йөкне тартып бара алмый. Һәм егет укуын ташларга мәҗбүр була. Тик мәгариф системасын түгел. Сөрде башлангыч мәктәбендә укыта башлый, Кызыл Юл районы мәгариф бүлегендә эшли. Шулай хыялын тормышка ашыра башлагач кына егетне сугышка алалар. Аннан күкрәгенә орден, медальләр тагып 1945 елда гына кайта һәм яңадан мәктәпкә юл ала, тормышын яраткан эшенә багышлый. Авыл мәктәпләрендә укытучы, мәгариф бүлеге инспекторы, 15 ел интернат-мәктәп, тугыз ел Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры, авыл Советы рәисе, Арча мәгариф бүлеге методисты, җирле ветераннар советы рәисе була.
Рәгыйб ага белән очрашкан булды. Аралашырга бик рәхәт кеше булуы хәтердә калган. “Тәмле” итеп сөйли, бик теләп истәлекләре белән уртаклаша иде. Бу көнне видеоны күргәч тә шул искә төште.
– Дон казаклары корпусында хезмәт иттем мин. Сигез сыйныфтан күбрәк белеме булганнарны тупладылар. 35 кеше җыелдык. Һәм безне радист-телеграфистлыкка укыттылар. Корпус карамагында өч дивизия бар иде. Мин штабта, радиостанциядә, шифр белән приказлар алам һәм җибәрәм. Бервакыт авыр яраландым. Өйгә һәлак булды, дигән хәбәр дә җибәргәннәр, – ди Рәгыйб ага видеоязмада.
Ә ул госпитальдә дәваланганнан соң яңадан сугышка керә. Туган йортына җиңү яулап кайта. Һәлак булган дигән язу алган гаиләсе өчен бу искиткеч зур шатлык була. Рәгыйб Халитов үз гомерен матур эшләре белән бизи. Интернат мәктәп төзелешенә үзеннән зур көч кертә, урта мәктәпне алдынгылар рәтеннән чыгармый, авыл Советы рәисе булып эшләгәндә Мәдәният йорты төзетә, сиксән яшендә дә тыныч кына өендә ятмый, дәрәҗәсен, элемтәләрен эшкә җигеп, мәчет төзелешенә зур ярдәм итә. Быел 100 еллык юбилеенда да аны шулай зурлап искә алалар икән, димәк, ул гомерен халыкка хезмәт итеп үткәргән.
– Мин бик дулкынланып килдем. Беренчедән, бу мәктәптә әти-әнием укыткан, үзем белем алдым. Үсмер чорларым искә төшеп, үземне яшьлегемә кайткандай хис итәм. Икенчедән, бу конференциянең әти исеме белән бәйле булуы горурлык хисе уята. Әти, дөрестән дә, РСФСРның атказанган укытучысы исемен йөрткән күренекле, хөрмәткә лаек шәхес. Чөнки тууына 100 ел үтсә дә, бүген арабызда булмаса да, аны еш искә алалар. Үзе китсә дә, аның хезмәте, эшенең нәтиҗәсе калган, димәк, ул юкка яшәмәгән! – диде кызы Ләлә Васильева.
Йомгаклау өлешендә конференциянең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Аларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Гөлсинә Зәкиева