Солдатлар ак торналарга әверелгәндер сыман...

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү көненә багышланган митингка чыкмый калып буламы?! Юк, булмый! Кемне очратсам да, кем белән сөйләшсәм дә, үзләренең дулкынлануларын әйтәләр. Күзләрендә яшьләр...

Янымда басып торган Марина Исаева белән сөйләшеп киттек. Бик дулкынланган иде ул да. Иске Чүриледән. Китапханәдә эшләгән, хәзер Иске Чүриле мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. Ансамбльдә җырлый.

“Бүген күңелне кузгата торган көн, хис-тойгыларны аңлатып бетереп булмый, – дип сөйләде ул. – Күпме ир-егетләр сугыштан кайтмый калган! Минем ирем ягыннан да сугышта һәлак булган туганнар бар. Бабам – әнинең әтисе Александр Димов сугыштан 1945 елда кайткан. Казанда эшләп, 1977 елда вафат булды. Җиңү көне – һәр гаиләгә кагылган көн. Минем Арчага парадка, митингка килмичә калганым юк. Гаиләм, балалар, оныклар белән киләбез. Ил-көннәребез тыныч була күрсен!“.

Дулкынланмаслык та түгел шул! Сәхнәдә Арча сәнгать мәктәбе укытучысы Артур Хафизов күңелгә тия торган “Торналар“ җырын башкара. Шагыйрь Расул Гамзатов сүзләре, Ян Френкель музыкасы. Төньяк Осетия авылында бер гаиләдән җиде бертуган ир-егет сугышта һәлак була. Өченче улының үлү хәбәрен алгач, ананың йөрәге тибүдән туктый. Җиденче улының үлү хәбәрен ишеткәч, атаның йөрәге ярылып үлә... Җырда: “Миңа кайчакта солдатлар ак торналарга әверелгәндер сыман...“, – дип җырлана. Арча районында да бар ул сугышта 4-5 баласын югалтканнар.

Арчада яшәүче, ветеран хоккейчы Дамир Хәкимов белән сәхнәдә яңгыраган “Торналар“ җыры турында сөйләшеп алдык. “Ул якларга сәяхәткә баргач, шушы җыр тарихы турында сөйләделәр, – диде Дамир. – Бик дулкынланып тыңлаган идек.

Минем әтинең әтисе Габдрәшит бабай сугыштан кайтмаган. Днепр якларында хәбәрсез югалган. Ә әнинең әтисе Фәйзулла бабай сугыштан аяксыз кайткан. Озак яшәмәгән. 50нче елларда үлгән...“

...Каршыма бер апа белән култыклашып Питомник клубы җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина килә. Юлдашы Питомникта яшәүче сугыш чоры баласы Зоя Васильева булып чыкты. “1939 елгы мин, – дип сөйләде Зоя апа. – Сугыш чоры миңа ачлык еллары булып истә калган. Әти Денис сугышта катнашты. Сугыштан исән кайтса да, озак тормады, миңа 10 яшьтә үлде. 1949 ел булган ул. Без ике бала үстек. Ә үзем алты бала таптым. Балаларны ялгыз үстердем. Ирем үлгәнгә хәзер 51 ел. Төрле эштә эшләдем. Питомник клубы мөдире дә булдым. Аллага шөкер, йөреп торам. Бәйрәмгә килә алуыма сөенәм...“. “Питомникта сугыш чоры балалары, тыл ветераннары шактый, – диде Нәсимә Гарифуллина. – Әмма бәйрәмгә килә генә алмадылар, кайсының аягы авырта, кайсының кан басымы... Хәзер митингтан соң Зоя апа белән ресторанга керәбез. Ветераннарны кунак итәчәкләр...“.

Ветераннар, сезгә тиеш әле бик күп язлар... Мәйдан өстендә, күңел түрендә  торналар турындагы җыр шактый тынмый торды: “Миңа кайчакта солдатлар ак торналарга әверелгәндер сыман...“.

Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтов Бөек Ватан сугышында дүрт улын югалткан Һәдия әбисе Зәйнуллинаның якты истәлегенә “Анага мәдхия“ дигән шигырь язган.

Кара болыт булып явыз дошман

Ябырылгач туган якларга,

Күтәрелде бердәм барча халык

Ватан азатлыгын сакларга.

Бер-бер артлы озатты ана

Яу кырына газиз улларын.

Сизде микән шулчак күңеле

Очрашулар насыйп булмавын.

Тукталгандай була икән вакыт

Өмет өзми зарыгып көткәндә,

Төннәрендә сикереп торды ана 

Тәрәзәгә җилләр чирткәндә.

Соңгы күз яшьләре кипте күптән,

Сагыш тулы тойгы-уйлары.

– Кичер, әнкәй, бераз соңладык, – дип

Кайтып керер кебек уллары.

Ничә кабат алып укылгандыр

Сандыктагы солдат хатлары.

Тынды инде күптән туплар,

Тик уллары гына кайтмады.

...Мәрмәр ташка уелып исемнәре  

Һәйкәл булып кайтты уллары.

Иркәли җил чәчәк бәйләмнәрен,

Сыйпый гүя ана куллары.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International