Кашшафсыз да калды Шура...

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

“Бу дөньяда без бөҗәк кенә – әле генә бар, әле генә юк“, – ди торган иде безнең әти

Шура авылында яшәүче Кашшаф Рәхмәтуллинның үлеме турында ишеткәч, әтинең шул сүзләре искә төште.

– Иртән Кашшаф тракторын кабызган да, өйгә кереп: “Әйдә, урманга менеп төшәбез“, – диде. Без кая барсак та бергә була идек. Урманда мин ярты чиләк кәҗә гөмбәсе җыйдым. Шунда Кашшаф нигәдер ашыгып: “Әйдә, кайтабыз!“ – диде. Авылга кайтып җитәрәк безнең печән җире бар, шунда җиткәндә трактор бик каты эшләп алды да, печән җиренә борылып кереп туктады. Кашшафның башы артка киткән иде. Мин тизрәк өйгә йөгереп кайтып су, глицерин, укол алып килдем. Күренгән бала-чагаларга: “Кашшаф абыегызның хәле начар!“ – дип кычкырдым. Күршеләр Ләйлә белән Фәрит, соңрак башка авылдашлар килеп җитте, әмма соң иде инде...

Әйе, кемгә нәрсә язылган. Кашшаф дүрт яшьтә вакытта әти-әнисе Казахстанга күчеп китәләр. Әмма малай  авылны, андагы Рәшидә апасын (әтисенең апасы) сагына. Җиде яшендә бер апага ияреп Шурага кайтып китә.

Рәшидә апа кияүгә чыкмаган. Апасы Рәйсә кияүгә, өч абыйсы сугышка киткәч авыру әнисе белән калган. Күтәреп мунчага керткән, авыр эшләрдән кич белән кайткач, әнисенең колаклары ишетмәгәнгә, янына утырып көне буе башкарган эшләре турында сөйләгән.

Рәшидә апа “Кашшаф улым” дип кенә кадерләп үзенең Мәннаф энесенең улын үстерде. Шулкадәр тату, матур яшәделәр алар. Киленнәре Халидәгә дә рәхмәттән башка сүз юк. Картаймыш көнендә Рәшидә апаның Рәйсә апасын да үз канатлары астына алдылар. Рәшидә апа оныклар үстереште, аларның уңышларын күреп сөенде.

Рәшидә апа да, Кашшаф та тынгысыз җаннар, авылның чын патриотлары иде. Рәшидә апа колхоз умарталыгында эшләде, Кашшафны да умартачы итте. Авылның уңышларына куанып, җитешсезлекләргә борчылып яшәде алар. Кашшаф бик матур итеп гармунда уйный иде, ансамбльнең үзәгендә булды. Шура авылындагы яңа клуб ачылуга бик куанган иде. Быел 8 майда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачканда аңа да сүз биргәннәр. Укытучылар, сезнең алда баш иям диеп, башын игән, хезмәтегез авыр дип, сәламәтлек, уңышлар теләгән, авылдашларына бердәм булганнары өчен рәхмәт әйткән. “Бу аның авыл белән саубуллашуы булган икән“, – дип уфтана хатыны Халидә.

Аларның уллары махсус хәрби операция барган зонада. Кашшаф аның өчен бик борчыла иде. Айзат әтисенең өчесенә генә кайтып җитә алган. Исән-имин әйләнеп кайтырга язсын инде.

– Шәфкать туташыбыз Лена турында аерым әйтәсем килә, – ди Халидә. – Ире Марсель белән бик тиз килеп җитте, ярты сәгать массаж ясап Кашшафны терелтергә тырышты...

 

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International