Район Советы утырышы

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

22 майда дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 40нчы утырышы булды.

Утырышта “Арча муниципаль районының 2023 елга бюджеты үтәлеше турында хисапны раслау“, “Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлешендә гамәлдәге законнарның үтәлеше турында“, “Мәшгульлек үзәгенең инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе  буенча эшчәнлеге турында“гы һәм район тормышына кагылышлы башка мәсьәләләр каралды, элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертелде. Карарлар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Район башлыгы Илшат Нуриев бер төркем хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International