Арчада 14 яше тулган укучыларга тантаналы шартларда паспорт тапшырдылар
Кеше тормышында мөһим вакыйгалар күп булса да, паспорт алу – аеруча истә кала торганыдыр, чөнки нәкъ шул мизгел яшүсмерләрне тулы хокуклы Россия гражданины итә.
Паспорт шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ булып тора. Аның белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Моңарчы әти-әни канаты астында яшәгән бала инде кылган гамәлләре өчен үзе җавап бирә башлый.
“Казан арты” тарих-этнография музеенда тантаналы шартларда узган паспорт тапшыру бәйрәмендә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы актив, тырыш 10 егет һәм кыз беренче документларын кулларына алды. Аларга паспортны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Арча районы буенча ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлек җитәкчесе Айдар Баһавиев һәм миграция бүлекчәсе җитәкчесе Ольга Лошакова тапшырды.
– Хөрмәтле яшь райондашларым! Сезнең намуслы һәм законга буйсынучы гражданнар булачагыгызга ышанам, – диде Надия Мифтахетдинова паспорт алучыларны котлап. – Кулыгызга паспорт алган көннән сез Россиянең лаеклы гражданнары буласыз, үзегезнең хокук һәм бурычларыгыз барлыкка килә. Бу хакта Россия Конституциясендә язылган. Аны бүген паспорт белән бергә кулга алачаксыз һәм танышып чыгарсыз. Без сезнең Ватаныбызның патриотлары булуын телибез. Киләчәктә кем генә булып, кайда гына эшләсәгез дә шуны онытмагыз: сез – илебезнең киләчәге! Һәрберегезгә сәламәтлек һәм бәхет телим.
Арчаның 5нче гимназиясе укучысы Азалия Ситдыйкова бу көнне дулкынланып көтүе турында әйтте. “Миңа Җиңү көнендә 14 яшь тулды. Паспорт алырга дип документларны икенче көнне үк тапшырдык. Ә беркөнне паспортны тантаналы шартларда алачагым турында хәбәр иттеләр. Әлеге документны тантаналы төстә алуыма бик шатмын. Бүгенге көннән мин тулы хокуклы Россия гражданины, – диде ул.
Тарихка күз салсак, шәхесне раслаучы беренче таныклыклар 18 гасырда барлыкка килгән. Петр патша 1721 елда ук инде даими яшәү урыннарыннан вакытлыча киткән крестьяннар өчен мәҗбүри рәвештә паспортлар бирүне гамәлгә керткән. Революциядән соң, 1917 елда паспортлар бирү туктатылган, чөнки большевиклар аны искелек калдыгы дип санаган. Кем булуыңны раслаучы төп документ урынына өяз башкарма комитеты белешмәсе, профсоюз билеты да яраган. Бары 1932 елның декабрендә генә бердәм паспорт системасы турындагы закон гамәлгә кергән.
Розалия Сафина