Бәйрәмгә ямь өстәделәр

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

Бәйрәмгә ямь өстәделәр

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров быел уку елы башланганда Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә “Парламент дәресе”ндә булган иде.

Ул шул чакта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының көллиятне шефлыкка алуын белдерде. Беренче эш итеп яңа укый башлаган егет һәм кызлар өчен Казан шәһәренә сәяхәт оештырырга вәгъдә итте.

Күптән түгел көллияткә Казаннан өч дәү автобус кайтып төште. Беренче курс укучылары шуларга утырып башкалага юл тоттылар. Сәя-хәтнең программасы бик кызыклы иде, арчалыларның күңелләренә хуш килде.

7 октябрьдә көллияттә Халыкара укытучы көне билгеләп үтелде. Анда студентлар, укытучылар, хезмәт ветераннары катнашты. Тантанага муниципаль район башлыгы Алмас Назиров белән Ринат Закировның килүе бәйрәмгә ямь өстәде. Студентларның концерт программасы да һәркемгә ошарлык булды.

Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров барлык укытучыларны бәйрәмнәре белән котлады, ветераннарга намуслы хезмәтләре, активлыклары өчен рәхмәт әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы           башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров конгрессның татар телен, халкыбызның традицияләрен саклау һәм үстерү буенча эшчәнлеге турында сөйләде. Депутат  бүгенге көндә лаеклы ялда булган педагогларга аерым рәхмәт сүзләре әйтте, Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан һәр ветеранга бүләк җыелмасы тапшырды. Ул көллияткә шефлык итүләрен әйтеп узды, республика өчен генә түгел, Россия регионнары өчен дә милли кадрлар әзерләүдә тыгыз хезмәттәшлек итәрбез, дигән ышаныч белдерде.

Арча педагогика училищесын егерме елдан артык җитәкләгән хөрмәтле ветеран Илдус Сәгъдиев әлеге уку йортының тарихын, анда эшләгән бөек шәхесләрне искә төшерде, көллиятнең бүгенге яңарышын тәэмин иткән җитәкчеләргә рәхмәт әйтте.

Көллият директоры Гөлнара Гарипова коллективны  бәйрәм белән котлады, кунакларга көллият тормышы белән кызыксынып, ярдәм итеп торулары өчен рәхмәт әйтте.

Ильяс СӘХӘПОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International