Арчабыз яшеллеккә күмелсен
Казан ягыннан кайтканда тау астыннан Арчабызга игътибар белән күз төшергәнегез бармы? Нинди күркәм күренеш. Яшеллеккә күмелеп утырган шәһәргә, йортларга карап күңелләр сөенә. Чыннан да, табигатьнең матурлыгы кемнең генә күңеленә хуш килми дә, кем генә аңа карап сокланмый икән. Шушы гүзәллекне тудыруга һәр арчалы үз өлешен кертә.
Алдагы елларда Арча урамнарына утырткан агачлар җәен яшел яфракка төренсә, хәзер әнә көзге күлмәкләрен киде. Аларның башларын иеп көн дә безне иртән эшкә озатып, кичен каршы алуларына күңел сөенә, шәһәребезне тагын да матурлыйсы килә.
5 октябрьдә республика агач утырту акциясендә Арча районының бер генә оешма, учреждение, мәктәпләре дә читтә калмады, табигать дөньясына үзләреннән өлеш кертергә тырышты. “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе дә инициатива белән чыкты һәм Арча станциясендәге мәдәни–спорт үзәге янына агач утыртуны планлаштырды.
Бу көнне биредә чын өмә булды. Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов һәм “Жилкомбытсервис” ширкәте ярдәме белән урманнан үсентеләр кайтарылды. Районның иң актив ветераннары да бу изге эштән читтә калмады. Өлкәннәргә ярдәмгә Арчаның 7нче мәктәбе югары сыйныф укучылары да килде.
— Бездә наркотикларга каршы көрәш буенча “Мөстәкыйль балалар” төркеме оешты. Бу районда берничә мәктәптә генә бар,— ди җитәкчесе, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Вәлиева.—Аның составында — югары сыйныф укучылары. Балалар тәмәке, алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында листовкалар язып өләшә, брошюралар тарата.
Агач утыртуда да укучылар бик теләп катнашты. Соңыннан, бергә җыелып, фоторәсемгә төштеләр. Өлкәннәрнең, балаларның күңел җылысын биреп утырткан пирамидасыман тирәкләр һәм юкәләр тиздән тирә-юньне яшеллеккә күмәр.
“Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе дә агач утырту көнендә активлык күрсәтте. Коллектив бу көнне үзенә беркетелгән территорияне яшеллән-дерүдә катнашты.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА