Сүзләре эштән аерылмый

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе

Сүзләре эштән аерылмый

Районның авыл җирлекләрендә чираттагы утырышлар үтә. Аларда депутатлар, социаль–мәдәни учреждениеләр җитәкчеләре, авыл мәчетләренең имамнары, район Советының җаваплы хезмәткәрләре катнаша.

Апаз авыл җирлеге утырышында беренче көн тәртибендә мәдәният учреждение-ләренең эшчәнлеге турындагы мәсьәлә тикшерелде. Җирлек башлыгы Ренат Садыйковның чыгышы, гадәт-тәгечә, эчтәлекле, конкрет иде. Җирлеккә алты авыл керә, аларда ике меңгә якын кеше яши. Шушы халыкка Апаз, Хәсәншәех мәдәният йортлары, өч клуб хезмәт күрсәтә. Аларның барысында да быел җәй, мөмкинлекләреннән чыгып, төзекләндерү үткәргәннәр. Пөшәңгәр, Мирҗәм клублары заман таләпләренә туры килерлек үк хәлдә булмасалар да, аларда да максатчан эш алып барыла.

Узган ел Апаз мәдәният йортының түбәсе ремонтланган, Пөшәңгәр клубында шактый эш башкарылган. “Ватан” агрофирмасы”ның ярдәме зур, җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы аңлашып, булган проблемаларны бергә хәл итеп киләләр. Апазда Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган обелискны өр–яңадан төзеп куйганнар.

Авыл җирлеге мәдәният учакларының эшчәнлеген даими контрольдә тота. Һәр атнаның сишәмбе көнендә китапханә, мәдәният хезмәт-кәрләренең киңәшмәсе була. Шунда атналык эшкә йомгак ясала, җитешсезлекләрне бетерү юллары билгеләнә, срогы куела.

Мәдәният учреждениеләрен заманча җиһазлау буенча эшләре игътибарга лаек. Апазда ЗАГС бүлеген матурлаганнар, барлык клубларда стендлар яңартылган.

Жирлек башлыгы мәдәният хезмәткәрләренең Тирә–як мохитне саклау елында билгеләнгән чараларда да актив катнашуларын әйтте. Иң беренче чиратта алар территорияләрне төзекләндерделәр, матурладылар, чәчәкләргә күмделәр. Хәсәншәех мәдәният йорты директоры Фирдүс Хамматов, сәнгать җитәкчесе Чулпан Хамматова, китапханәче Гөлшат Хәбирова, техник хезмәткәр-ләрнең хезмәтләре аеруча мактауга лаеклы.

Чишмәләрне бик кадерләп тоталар бу җирлектә. Шушы уңайдан Хәсәншәехтагы “Изгеләр чишмә”се турында аерым әйтеп үтәсе килә. Риваятьләр буенча, бу якларга ислам динен Хәсән һәм Хөсәен шәехләр (югары дәрәҗәле мөселман руханилары) алып килгән. Алар зур каршылыкларга очраган, шул юлда гомерләре өзелгән. Шәехләрнең каберләре биек тау битендә. Шул урыннан дүрт чишмә ага. Менә шулардан авылның һәр йортына үз агымы белән тәмле, йомшак су килә. Шәехләр бүген дә халыкка игелек күрсәтүләрен дәвам итә. Быел чишмәләрне төзекләндереп, искиткеч итеп матурлап куйганнар, тарихи ядкәрне кадерләп саклый авыл халкы. Бу эшләрдә мәдәният хезмәткәрләренең башлап йөрүе аеруча куанычлы. Агрофирма җитәкчелегенә аерым рәхмәт әйтә авыл җирлеге башлыгы.

Апаз мәдәният йорты директоры Булат Михайлов, Хәсәншәех  китапханәсе мөдире Гөлкәй Хәбирова, авыл Советы депутаты Шамил Сәләхов үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр.

Икенче көн тәртибендә халыктан сөт җыйнау һәм түләү турында файдалы сөйләшү булды. Халык бу җирлектә терлекне күп асрый, агрофирма асрагыз, азыкны бирәм, дип кенә тора. Әмма сөт өчен түләүдә һаман да тәртип урнашып бетә алмый әле. Күршедәге Балтачта бәяләр югары, ә биредә күтәрергә ашыкмыйлар, бурычлар да бетми. Сөт җыюда арадашчы Илфат Төхвәтуллин халыкны рәнҗетмәскә вәгъдә биреп тора үзе.

Утырышта Апаз авыл җирлегенә кергән авылларны төзекләндерү планының үтәлеше дә тикшерелде.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина утырышның эшлекле шартларда үтүен әйтте. Әлеге җирлек күп мәсьәләләрдә үрнәк булып тора. Шул ук вакытта авыл урамнарын чисталыкта, тәртиптә тоту буенча күп эшлисе бар. Чыгышларда мәдәният  учакларына кеше аз йөри, дигән фикер әйтелде. Төрле түгәрәкләр эшен җанландырып җибәрергә кирәк, шул вакытта халык та активлашыр.

Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю мәсьәләсен муниципаль район башлыгы да даими контрольдә тота. Кеше үз продукциясен кайда әйбәт түлиләр, шунда сатарга хокуклы.

Ильяс ФӘТТАХОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International