Район мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы кичә булды. Анда Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова катнашты. Бәйрәм җыр, музыка, котлаулар белән үрелеп барды. Намуслы хезмәт иткән педагоглар төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Соңыннан якташ җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров концерт куйды.