Бабам Хәмзин Зиннәтулла Иске Кырлай авылыннан. Авыл бае булган, диләр. Үзе исән чагында барысы турында да сөйләттереп каласы гына булган да...
Тик хәзер соң инде, терсәкне тешләп булмый. Ул вафат булганда мин тугызынчы сыйныфта укый идем. Белгәннәр, туганнар сөйләве буенча, заманында аны “ат барышнигы” булган, диләр. Бүгенге көн сүзенә әверелдергәндә эшмәкәр, алыпсатар инде. Атлар алып кайтып, суеп сата торган булган. Авылдашлары аны хөрмәт иткән, яраткан, безнең Зиннәтулла, дип йөрткән. Чөнки ул берәүне дә рәнҗетмәгән, ярлыларны яклаган, көченнән килгәнчә ярдәм иткән. Шул үзе суйган атларның аяк-башларын, эчәгеләрен кешеләргә өләшә торган булган ул. Аны белгән олы яшьтәге кешеләр әле дә хөрмәт белән искә ала.
Яшь чакта кызлар күзен яндыра торган булгандыр Зиннәтулла бабай. Өлкән яшьтә дә бик матур иде ул. Күрше Көек авылыннан бик чибәр, аз сүзле, сабыр холыклы бай кызына өйләнгән. Биш балалары туган, бер ятим баланы тәрбиягә дә алганнар.
Колхозлашу чорында бабамның абыйсын Магнитогорск якларына сөргәннәр, ә үзен бөтен авыл халкы бер сүздә булып алып калган. Шулай да халык дош-маны дип биш елга төрмәгә утыртканнар. Бөтен мал-мөлкәтен конфискацияләгәннәр. Әби буш өйдә алты баланы кочаклап калган. “Утынны гына булса да калдырыгыз, бусагада кыш бит”, – дип ялваруына каршы: “Өй почмагыңны ягып җылытырсың”, – дигәннәр. Авыл халкы ярдәме белән тырышып яши гаилә. Әби көндез колхоз эшендә булса, төне буе тегү тегә. Шулай җиргә күмеп калдырган тегү машинасының кирәге чыга.
Нәкъ биш елдан срогын тутырып (илленче елларда аклыйлар да аны) Зиннәтулла бабам төрмәдән кайта. Һәм сугыш башлана. Аны шунда ук колхоз рәисе итеп куялар. Үзенә булмаса булмый, авыл халкы өчен кайгыртып яши ул.
Сугыш гаилә өчен эзсез үтми. Үзәккә үткән ачлык әнием Нәсимәне Казанга китәргә мәҗбүр итә. Бер әтигә генә зур гаиләне алып бару кыен, дип 18 яшьлек кыз хәрби заводта эшли башлый. “Көнне төнгә ялгап эшли идек. Буш көн булдымы, азык-төлек алып авылга кайттым”, – дигән сүзләрен хәтерлим. Тагын бер истә калганы: “Капчык белән тоз алып кайтканда Мәтәскә тавын менгәндә кан костым”, – диде. Бик озак еллар баш ваттым: нигә ул авылга шулкадәр тоз алып кайтты икән? Күрәсең, шуны ризыкка алыштыргандыр инде, дигән нәтиҗә ясадым. Күтәреп кайтуы бит әле аны! Арчадан Иске Кырлайга кадәр 12 километр ара. Әле җитлегеп кенә килгән яшь кыз.
Бик матур җырлый иде әни. Җыр һәм бию ансамбленә йөргән. Сугыштан соңгы елларда концертлар куеп, халыкның күңелен күтәрә идек, дип сөйләгәне истә. Үзе тапканның барысын да авылга ташып, үзе ачлы-туклы яшәсә дә, аңа да вакыт таба ул.
... Әни күптән вафат инде. Эх, барысын да сөйләттереп калмаганмын, дип үкенәм. Ул чакта хәзерге кебек телефоннар да юк иде, уйланылмаган да. Гомер үтеп, үзем олыгайган саен әнине, аның шушы сөйләгәннәрен искә төшерәм. Арчадагы сугыш, тыл ветераннары рәсемнәре урнаштырылган стендта фотосурәте бар аның. Көн дә яныннан үткәндә сәлам биреп, шул фотоны кулым белән сыйпап, яңалыклар, шатлыкларым, борчуларым белән уртаклашып үтәм. Стендтагы бар кешеләр шундый авырлыклар кичергәндер. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, кадерлеләребез. Дөньяда тынычлык урнашсын да, сез күргәннәрне кичерергә язмасын.
Гөлсинә Зиннәтова