29 майда район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Арчаның иң күп китап укучы балаларын һәм китапханә уздырган бәйгеләрдә актив катнашучыларны бүләкләде.
Гыйнвар аеннан башлап, үзәк балалар китапханәсе тарафыннан берничә номинациядә “Уку белән мавыгучылар” дип исемләнгән бәйге оештырылган иде. Бәйге җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
2023-2024 уку елы нәтиҗәләре буенча, “Иң күп укучы сыйныф” исеменә 1нче мәктәпнең 1 “А” сыйныфы (җитәкчесе – Резеда Кашапова) лаек булды. Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей китапханәчесе Ләйсән Гарәпшина “Иң актив мәктәп китапханәчесе” исемен алды. Арчада яшәүче Фәйзуллиннар гаиләсе “Иң күп укучы гаилә” һәм Миңнуллиннар гаиләсе “Иң иҗади гаилә” дип билгеләнде. 5нче гимназия укучысы Ильяс Сабиров һәм 1нче мәктәп укучысы Әминә Йосыпова “Чараларның иң актив катнашучылары” исеменә лаек булдылар.
Тантана сәхнәләштерелгән күренештән башланып китте. Җәй буена каникулга авылга кайтучы балалар әбиләре белән китап уку турында сөйләшеп, тамашачыга аның тарихын җиткерделәр. Алдынгыларны бүләкләү җыр һәм нәфис сүз белән үрелеп барды.
“Уку белән мавыгучылар” бәйгесенең “Әдәби эксперт” номинациясе җиңүчеләре:
1 урын – 1нче мәктәпнең 1 сыйныф укучысы Анна Михайличенко.
2 урын – Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейның 1 сыйныф укучысы Ирхан Фазылов.
3 урын – 1нче мәктәпнең 1 сыйныф укучысы Милана Иванова.
“Әкият укыйбыз – театр уйныйбыз” номинациясе җиңүчеләре:
1 урын – 7нче балалар бакчасының “Кояшкай” төркеме.
2 урын – 10нчы балалар бакчасының беренче өлкән төркеме.
3 урын – 11нче балалар бакчасының “Сәйләннәр” театр төркеме.
Уку елы дәвамында иң күп китап укучы балалар:
1 урын – Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейның 1 сыйныф укучысы Ирхан Фазылов,
5нче гимназиянең 7 сыйныф укучысы Билал Туктаров.
2 урын – 1нче мәктәпнең 1 сыйныф укучысы Филиза Ганиева,
5нче гимназиянең 9 сыйныф укучысы Алисә Йосыпова.
3 урын – 5нче гимназиянең 3 сыйныф укучысы Роман Евдокимов,
1нче мәктәпнең 8 сыйныф укучысы Адилә Фәттиева.