“Ак барс“та бәйрәм

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Быел “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә бик зур үзгәрешләр бара. Бүгенге көндә тәүлеккә 30 тонна сөт савалар

Язгы кыр эшләрен оешкан төстә, бердәм булып төгәлләп чыктылар. Чәчүне “Казанка“ ширкәтеннән соң икенче булып тәмамладылар.

 Хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин 30 майда механизаторларны авобус-ка утыртып чәчүлекләрне кабул итәргә алып чыкты. Комиссия составында булган район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәге бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов эш сыйфатына югары бәя бирделәр.

Соңыннан мул сыйлы табыннар артында башкарылган эшләргә йомгак  ясадылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров хуҗалык хезмәтчәннәренә  рәхмәт әйтте, яңа уңышлар теләде.

Район мәдәният йорты үзешчәннәре матур җырлар бүләк иттеләр.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International