Авылларда Сабантуйлар гөрләде

2024 елның 28 июне, җомга

Без һаман милли йолаларны, гореф-гадәтләрне, ана телен саклау турында сөйләшәбез

Төрле бәйгеләр үткәрәбез, аларда катнашабыз, җиңәбез.  Авылларда электән килгән Сабантуйларны, халыкны җыеп, ел да бер үткәреп алу – шул милли йолаларны, хәтта ана телен саклау түгелме соң инде?!

Гармуннар белән, колга башына сөлгеләр элеп, җырлап-биеп, бүләк биргән гаиләләргә исәнлек-саулык теләп, “Ур-ра!” кычкырып, бүләк җыюлары гына да ни тора?! Табигать кочагында авылдашларны очраштыру – үзе бер игелекле гамәл, ләбаса!

 Сабантуйлары алдыннан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров белән сөйләштек. “Мәктәп директорларына Сабантуйларын авыл җирлекләре белән бергә үткәрәсез, дип әйтелде”, – диде. Милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләребез, ана теле дип сөйләшергә яраткан  укытучылар, әлбәттә, читтән карап утыручылар түгел, ә бәлки  мәйдан үзәгендә булырга тиешләр.

Айван авылында авылдашларыбыз Гөлзилә Миңнуллина, Альмира Гатауллина, Гөлфия Рысаева, Илдам Миннәшәев, Ләйсән Ялаева, Гөлнар Шәмсетдинова, Светлана Хаҗиева, авылыбыз килене Раилә Гыйззәтуллина, Арчаның 7 мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев һ.б. тырышлыгы белән авыл Сабантуе бик күңелле үтте. Түр башында авыл ветераннары утырды. Алар: Луиза Миннебаева, Рауза Галиуллина, Флера Гарифуллина, Филсинә Сафина, Флера Сафина һәм ике улы да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әнисе Заһидә Мөхәмәтова.

Сабантуйны авылдашларыбыз Гөлзилә Миңнуллина, Альмира Гатауллина һәм ТНВ каналында эшләүче, шоумен, блогер Рәдис Гарипов алып барды. Арчадан яраткан җырчыбыз Сөмбел Заһидуллина да килде. Казаннан да бер төркем җырчылар кайткан иде.

Мәйдан үзәгендә милли һәм спорт уеннарын авылдашыбыз, көрәшче Илдам Миннәшәев һәм Арчаның 7нче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Булат Гәрәев оештырып йөрде. Җыр-биюләр, уеннар бер-бер артлы булып кына торды. Үзешчәннәр Светлана Хаҗиева, Гөлнар Шәмсетдинова, Ләйсән Ялаева һ.б. җырлап, матур ял бүләк иттеләр. Кул көрәштерү, таяк, бау белән тартышу, бергәләп “чаңгы шуу”, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү... – уеннар күп иде. Катнашып кына өлгер! Һәм бүләкләр дә мулдан иде. Сүз уңаеннан шуны да әйтим, Айван Сабантуе авылдашлардан җыелган акча белән үткәрелә. Безнең авыл халкы юмарт ул, быел Сабантуйны оештыручылар аларга рәхмәт әйтеп бетерә алмый. Игелекле гамәл кылсаң, бише белән кайтыр, ди.

Сабантуйда уллары махсус хәрби операциядә булган гаиләләр турында  ихтирам белән сөйләделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар. Ветераннар белән түр башында утырган Зәйдә Мөхәммәтованың ике улы да махсус хәрби операциядә. Исән-сау хезмәт итеп кайтсыннар! Улы Руслан махсус хәрби операциядә катнашучы Айгөл Харисованы, махсус хәрби операциядә катнашучы Алмаз Гәрәевның улы Салаватны да мәйдан түренә дәштеләр, рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык теләп, бүләк тапшырдылар. Ә инде ялга кайтып киткән Рамил Гатауллин белән Дмитрий Кәримовка һәм махсус хәрби операциядә катнашып, бөтенләйгә кайткан Юрий Ивановның өенә барып, рәхмәт әйтеп, исәнлекләр теләп, бүләк тапшырдылар.

Айван авылы Арча станциясе белән тоташып бетте. Элек-электән станция халкы Айван Сабантуена килергә ярата. Элеккеге “Власть Советов” совхозы директоры булып эшләгән Миннәхмәт Сәгыйтьҗановның да йөрәге түзми, Айван Сабантуена килә.

Арча станциясеннән (нәсел җепләре Айванга барып тоташа, Шәмсетдиновлар) әтиле-уллы Рөстәм белән Азамат Зариповлар кул көрәштерүдә һәм таяк белән тартышуда үзара көч сынаштылар. Карап торырга кызык булды. Берсенең дә сер бирәсе килмәде.  Кул көрәшендә яшь егет Азамат көчлерәк булып чыкты. Әтисе икенче урынга калды. Ә таяк белән тартышуда авылдашыбыз Рөстәм Миннәшәев беренчелекне алды. Рөстәм Зарипов – икенче, шулай ук авылдашыбыз Руслан Гыйззәтуллин – өченче.

Сабантуе ул күңелле мизгелләрдән тора. Шикәр комы тутырылган зур капчыкны күтәреп, тизлеккә йөгерү аерата кызыклы булды. Авыр капчыкны күтәреп, элдертәләр генә. Артларыннан куып тотам димә. Уенны оештыручы Булат Гәрәев көчкә артларыннан өлгерә. Вакытны теркисе бар бит. Авылдашыбыз Руслан Гыйззәтуллинга тиңнәр булмады. Шулай итеп, бер капчык шикәр комлы булды ул.

Барысын да язып бетереп кенә булмый.  Аны үз күзең белән күрергә, Сабантуена килергә кирәк.

Сабантуе татарча көрәш белән тәмамланды. Баш батыр булып Илһам Миннәшәев калды. Илдам Миннәшәевның улы. Батырның җилкәсенә тәкә салдылар. Котлыйбыз! Киләсе Сабантуйларга кадәр!

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International