Сабантуй – очрашу, күрешү урыны

2024 елның 28 июне, җомга

Арча Сабантуе көнне иртәдән кояш балкыды. Күңелләр күтәрелеп китте

Хәер, шимбә көн яңгыр яуганга карап ул да авыл Сабантуйларына артык комачауламады.

Хәтерләсәгез, телогрейка киеп төшкән еллар да булды. Хәзерге яшьләр телогрейканың нәрсә икәнен дә белми. Шулай да көн салкынча булып торгач, нигәдер, шул искә төште. Чөнки бәйрәмгә барабыз, дип алдан киемнәр алып куеп, бу көнне көтеп аласың бит. Ярый, бу юлы эш җылы киемнәргә барып җитмәде. Яңгыр явып торуга карамастан, һәркайда бәйрәм гөрләде. Икенче көнне кояш күңелләрне күтәрде, Үзәк стадион ягыннан  иртәдән дәртле музыка яңгырый иде.

Сабантуйның күрке булып көрәш саналып, аны күпләр көтеп алса да, милли бәйрәмебез җитүенә балалардан да ныграк куанучы юктыр, мөгаен. Бу көнне алар өчен нинди генә уеннар оештырылмый да, нинди генә күңел ачу чаралары үткәрелми. Шуңа беренче булып балалар мәйданчыгына юл алдык. Арчаның балалар бакчалары тәрбиячеләре елдагыча иртәдән үк нәни кунакларның күңелен күрә иде инде. Балалар бик теләп капчык киеп тә йөгерде, чүлмәк ватты, күзне бәйләп бүләк тә кисеп алды, башка уеннарда да катнашты, нинди талантка ия булуларын да исбатлады. Кыскасы, биредә кече Сабантуй оештырылды. Үзләре нәни булса да, бик тереләр, уеннарга керергә дә атлыгып торалар, җырлыйлар да. Иң активларына оештыручы апалары  истәлек бүләкләре дә өләште. И, күңелләре булды инде. Баланы сөендерү өчен күпме кирәк соң?!

Мәйданнан читтә аларны төрле аттракционнар, батутлар көтеп тора. Дөрес, бәяләре генә каты итеп тешли – 400-500 сум! Бер генә керү белән чикләнсәләр ярый да. Кечкенәләр нәни машиналарда йөри, кайберләре “поездга” утырган, зурраклары таганда атына, тирда ата... Аннан сетка артындагы кечерәк кенә мәйданчыкка кертеп җибәрделәр. Нәрсә бу, дип аптырап сорадым. Гидробол, диделәр. “Кечкенә, йомшак шарчыклар бирәбез, шуның белән атып, бер-берсенә тидерергә тиешләр”, – дип аңлаттылар. Авырттырмый ул, дип тә өстәделәр. Ун минуты 400 сум шуның. Хәер, аптырамыйбыз инде, монда бөтен җирдә космик бәяләр. Туңдырмага кадәр 100 сумнан 200 сумга кадәр. Күзләр маңгайга менде. Чират торып алалар. Әти-әни нишләсен, кесәсен капшый-капшый тешен кысып булса да, баласының күңелен күрә инде. Сабантуй елга бер килә бит. Шулай да, бәлки, бәйрәмнәр алдыннан сәүдәгәрләрне: “Чамасын югалтмагыз!” – дип кисәтеп куяргадыр? Барыбер алалар, дип артыгын кылану кирәк микән? Бер туңдырма гына түгел, нәрсә сатып алам, дисәң дә, бәяләр чәчләр үрә торырлык бит.

Балалар мәйданчыгы янында гына кече сәхнә урнашкан. Анда көне буе диярлек музыка тынмады. Башта Арча сәнгать мәктәбенең талантлы укучылары чыгыш ясады, аларны ветераннарыбыз алыштырды.

Балаларның чыгышларына сокланмый мөмкин түгел иде. Аларны күзәткән саен, нинди талантлы балалар үсә бит, диясең. Матур итеп җырлыйлар да, бииләр дә. Кече сәхнә турысыннан үтеп китүче аларның чыгышын күреп берничек тә тукталмый, алкышламый кала алмый. Иң мөһиме – һәрберсе үз тавышы белән җырлый.

Ә ветераннарга нинди мактау сүзләре әйтсәң дә, аз булыр кебек. Нинди генә бәйрәм булмасын, алардан башка үтми. Җырлыйлар да, бииләр дә, җырлаталар, биетәләр дә. Арчадан “Яшь йөрәкләр”, “Русская песня” халык, Ташкичүдән “Өммегөлсем” халык фольклор, Сәрдәбаштан “Туым җондызы” фольклор ансамбльләре, дуэт, аерым чыгышлар – кече сәхнә бик озакка халыкны үз яныннан җибәрмәде. Янында гына кул эше осталары үзләре ясаган әйберләрен тәкъдим итеп тора, алар яныннан да тыныч кына үтеп китеп булмый. Нинди осталар бар, исең китәрлек. Кулларыннан куансыннар. Араларында хезмәттәшебез Гөлназ Газыймованың булуы аеруча шатландырды. Аның белмәгән эше юк. Нәрсәләр генә ясамый ул, күзләр тимәсен.

Үзәк мәйданга барышлый зур, матур капкадан үтеп эчкә кердек. Йөз килолы чәкчәкне күрәсе килә бит. Ул хәйран кимегән иде инде. Күрсәтү һәм алып китү өчен генә пешермәгән икән аны кызлар, килеп басуым булды, бер кисәк чәкчәкне китереп тә бирделәр. Кунакларны сыйларга икән бит ул! Ә тәмлелеге! 

Уеннарсыз нинди Сабантуе булсын. Олылар да, яшьләр дә рәхәтләнде ул көнне. Нинди генә уеннар юк иде. Яңаларын да уйлап тапканнар әле. Берәүләр Сабантуйга махсус көрәш карарга дип килсә, икенчеләргә халык уеннары, спортчыларга – спорт ярышлары, ә сәнгать сөючеләргә – җыр-бию кызык. Махсус әзерләнеп төшә кайберәүләр. Чөнки матур киемнәр белән, бизәнгән-ясанган килеш катыктан акча эзләүне дә, сулы чиләктән алма алуны да, тар күлмәк киеп әтәч артыннан йөгерүне дә күз алдына китереп булмый.

Төп мәйданда милли көрәш белән бергә спортчылар гер күтәрүдә көчләрен сыный, кул көрәшендә ярыша, өстәл теннисы, бокс уйныйлар, авыш колга буйлап элдерәләр, аркан, таяк тартышалар. Алар белән беррәттән халык уеннары гөрли: балалар, өлкәннәр, чират торып, чиләк-көянтә белән су “ташый”, күзләрен бәйләп чүлмәк вата, капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерә, катыктан акча эзли... Кече мәйданда булып килгән балалар да шунда. Күбесе күзне бәйләп әйбер кисү ярышына тезелгән. Барлык уеннарны санап та бетерә торган түгел.

Сулы чиләк-көянтәне иңгә куеп йөгерүне карап тордык. Бүген көянтәне күрмәгән кешеләр дә бар, су краннан гына ага, дисәк, ялгышабыз икән, иңнәренә сулы чиләкләр асылган көянтә барлыгын да онытып чабалар бит. Хәтта ирләр дә ярышта катнаша.

Һәр уен уен-көлке белән бара. Читтән карап торганнар елмаеп ни буласын күзәтә, ә уенда катнашканнарның җиңеләсе килми. Бүләк алуы үзе күңелле бит. Үз күңелләрен үзләре күреп, күңел дә ачып, уеннарда да катнашып, гөрләтеп бәйрәм итүчеләргә сокланырлык.

Ә менә бик нәниләрнең күзе Сабантуй батырына әзерләнеп куелган тәкәгә төшкән. Шуның янында мәш киләләр, ашаталар. Мультфильмда гына күргән тәкә күпләр өчен кызык.  

Төп мәйданнан читтә спорт ярышлары бара. Бер урында кул көрәштерсәләр, икенче җирдә гер күтәрәләр, аркан тартышалар, озынлыкка сикерәләр, туры колгага менәләр, мини-футбол, волейбол, пляж волейболы, баскетбол, футбол, теннис – кемгә кайсы ошый – уйныйлар.

Сәнгатькә гашыйклар өчен концерт үзәк мәйдандагы зур сәхнәдә дә гөрләде. Башта үзешчәннәр чыгыш ясады. Искиткеч матур. Үзебезнекеләр, артистлардан ким җирләре юк, талант ияләре. Аннан сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров чыкты. Сабантуй кунаклары аның чыгышын мөкиббән китеп карады, сәхнә янында күп халык җыйналды.

Яңалыклар юкмы икән, дип мәйданны тагын бер әйләнеп чыгарга булдык. Күрешәләр, кочаклашалар, шатланышалар... Сабантуй ул, чын мәгънәсендә очрашу, күрешү, аралашу урыны да. Бер урында шау килеп берничә гаилә очрашты.

– Хисаметдиновлар, Алиевлар, Харитоновлар, Капраловлар гаиләләре монда. Бәйрәмнәрдә шулай очрашып, күңелле ял итәбез – диде Сергей Харитонов. – Алиевларның төп чыгышлары Арчадан, Мәскәүдә яшиләр. Алар да Сабантуйга кайтты.

Кече сәхнә янында Ташкичүдән Хәкимовлар белән очраштык. Гүзәлия ханым ире, төпчек уллары белән килгән.

– Арча Сабантуен бер ел да калдырган юк. Гаилә белән йөрибез, – диде Гүзәлия. – Илнар белән 21 ел бергә яшибез. Беренче ирем вафат булгач, аңа кияүгә чыккан идем. Кызыма әти дә булды, уртак ике улыбыз да туды. Хәзер беренче иремнән булган кызыбыз үзе өч бала үстерә, бер улыбыз югары уку йортында белем ала, икенчесе тугызынчы сыйныфта укый. Үз җиребез, тракторларыбыз, терлекләребез бар. Ирем бик тырыш кеше. Балалар да кечкенәдән эшләп үсте. Оныкларыбыз бездә еш кунак була. Бәйрәмнәрдә зур гаилә булып бергә җыелабыз.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International