Атлар килә ярсып, ашкынып

2024 елның 28 июне, җомга

Арча Сабантуе ярышларында барысы ярым чиста һәм чиста токымлы 25 ат катнашты.

Питрәч, Лаеш, Әтнә районнарыннан да килделәр.  Биш ярыш булды. Башта 14 ярымчиста токымлы атлар, җидешәр булып, икегә бүленеп чаптылар. Өченче булып ярышка ике яшьлекләр керде. Дүртенче стартка чиста токымлылар тезелеп басты. Иң ахырдан, бишенче булып, ярым чиста токымлылар финалда ярышты.

Ярым чиста токымлылар икегә бүленеп чаптылар, дидек. Беренче чабуда ярымчиста токымлылар арасында Иске Иябаштан Илшат Шакирҗановның “Акватория” кушаматлы атында Яңа Кырлайдан Рузәл Зарипов финишка беренче килде. Ахырдан финалда “Акватория” өченче нәтиҗәне күрсәтте. Финалда шулай ук Иске Иябаштан Илшат Шакирҗановның “Зид Бан Гем” кушаматлы атында Мари Иле егете Александр Александров беренче килде. Икенче – Көектән “Прелесть” кушаматлы атта Вильнур Гарифуллин. “Башка Сабантуйларда улым Илназ атта чаба иде, бүген ул армия хезмәте үтә, – дип сөйләде Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов. – Ике чиста токымлы атыбыз бар, эш атлары бишәү. Чабышкы атлар белән, чыгымнар тотып булса да, ел әйләнәсе шөгыльләнәбез. Арчада финалда өченче урынны алган “Акватория” атыбыз Теләче сабантуенда беренче урынны алды. Атлар миңа күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы бирә. Алардан башка булмый.... Эш атларын да үрчетәбез”.

Ике яшьлекләр арасында “Айзат Сәлахов“ крестьян-фермер  хуҗалыгының “Пудра“ кушаматлы аты 1нче урынны алды. Җайдагы Рания Закирова. Рания ат ярышында катнашучы бердәнбер кыз иде. “Миңа 19 яшь, – дип сөйләде ул. – Атлар белән 10 яшьтән шөгыльләнәм. Тумышым белән Яр Чаллыдан. Хәзер әти-әни белән Минзәләдә үз йортыбыз белән яшибез. Казанда ветеринария академиясендә 1нче курста укыйм. Җәен “Айзат Сәлахов” хуҗалыгына эшкә урнаштым”. Әлеге хуҗалыктан ярышларда дүрт ат катнашты. Икенче – Көектән “Сафия” кушаматлы атта Вильнур Гарифуллин. Өченче – “Айзат Сәлахов“ фермер хуҗалыгының “Белла Кабайо” кушаматлы атында Зөлфәт Рамазанов. Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы үсешенә шәхси өлеш керткәне һәм намуслы хезмәте өчен Айзат Сәлаховка Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Чиста токымлылар арасында Арчадан Салават Бикбаевның  “Страйкер Мун” кушаматлы аты икенче килде. Алдагы көнне Питрәч Сабантуенда да ул икенче урынны алды. Питрәчтә беренче килгән көндәше   Арча Сабантуена да килде. Ярышта катнашып, тагын беренче урынны алды! Әлеге беренче урынны алган “Манаполь“ кушаматлы атны җайдагы Олег Семенов һәм хуҗасы Рәмис Гайнуллин белән фотога да төшереп алдык. Сабантуйның иң көчле чабышкы аты буларак котладылар үзләрен. Чиста токымлылар арасында Әтнә аты өченче килде. “Көчле атларның ярышларда катнашуы  алга таба тагын да ныграк шөгыльләнергә көч-дәрт, күңел күтәренкелеге бирә, – дип сөйләде Салават Бикбаев. – Безнең атка (“Страйкер Мун”) өч яшь тулды. Көчлеләнә барган вакыты. Алда Казан Сабантуйлары! Шуңа әзерләнәбез”.

Кыснадан Рафил Ибраһимов үзенең чиста токымлы өч яшьлек атында (“Сквозь  снег”)  Әтнә аты артыннан дүртенче булып килде. “Бу атны без май аенда гына сатып алдык, – дип сөйләде Рафил. – Дүрт чабышкы атыбыз бар. Эш атларын бетердек. Алга таба да чабышкы атларын тотарга исәп?”. Рафилнең атлар яратуын яхшы аңласам да, ярымшаяртып: “Сезгә атлар нәрсә бирә? Акчамы?” – дип сорыйм. “Акча, – дип көлде Рафил үзе дә. – Балыкчы 30 градус салкында төнлә, эләкмәсә дә, балык тотарга чыгып китә бит, нәкъ шуның кебек инде без дә, хыялыйлар...”.

Атлар чаба торган ипподром юлы быел бигрәк тә яхшы әзерләнгән, диде атчылар. Ярышларны “Кырлай” агрофирмасы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев алып барды. Матур алып барды. Ярышлар тәмамлангач, җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов котлап, бүләкләр тапшырды. Рәхмәт сезгә, ат хуҗалары, җайдаклар, матур атлар, матур ярыш күрсәттегез!

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International