Һөнәре буенча эретеп ябыштыручы. Арча станциясендәге 120нче һөнәр училищесын тәмамлаган. Төзелештә эшли. Буе 185 см. Авырлыгы 156 кг
Арча Сабантуенда көрәш ике зур келәмдә барды.
Халык көрәшне карарга ярата. Янымда басып торган япь-яшь ханым да урынында тик кенә басып тора алмады. “Сынатма, Рамил!”, “Вәйт, сиңа, мә, ике Илшат көрәшә! Әй, Мәтәскә Илшаты, җиңеләсе булма!”, “Фаяз! Арча горурлыгы! Җиңеләсең икән – ышанмыйбыз!”, – дия-дия көчле көрәшчеләргә көч биреп торды. Чирәмдә утырып торган өлкән яшьтәге ветеран Данил абый Рәхимов та: “Күтәреп сал!”, – дип, ара-тирә киңәш биреп алды.
Район башлыгы Илшат Нуриев ел буе көрәштә җиңүләр яулаган көрәшчеләрне (балалардан алып ветераннарга кадәр), тренерларны котлап, бүләкләр тапшырды. Көрәш буенча районны өченче урынга күтәрдегез, дип көрәшчеләрне һәм тренерларны мактап, аларга рәхмәт әйтте.
Арча Сабантуенда көрәштә баш батыр булып Яңа Кишет егете Альберт Ситдыйков калды. Башта иптәшләре баш батырны күккә чөйделәр. Аннан район башлыгы Илшат Нуриев белән бергә җилкәсенә тәкә салдылар, кайнар котладылар.
Соңыннан Альберт белән сөйләштек. Альберт Ситдыйковка 34 яшь. Хатыны Ләйсән. 4 яшьлек уллары Әмирхан үсеп килә.
– Сез махсус авырлыкны арттырасызмы, әллә үзегез тумыштан шундый гәүдәлеме? – дип сорыйм.
– Кечкенәдән мин шундый тулы гәүдәле. Әти дә (Рүзәл) минем шундый. Авырлыкны махсус арттырып булмый аны! Артыгын ашап, организмыңа зыян гына саласың. Аннан ничек көрәшәсең?!
– Яраткан ризыгыгыз?
– Ит белән бәрәңге инде (көлә).
– Сабантуена махсус әзерләндегезме?
– Ел буе шөгыльләнәм. Тренерым Илшат Һидиятов.
– Алайса сез баш батыр булып калу өчен тренерыгыз белән көрәштегез! Көчле генә түгел, кыю да көрәшче сез! Гаиләдә ничә бала үстегез?
– Өчәү. Иң кечкенәсе Ислам – быел 9 сыйныфны тәмамлады. Үзегез күрдегез, быелгы Арча Сабантуенда яшьтәшләре арасында көрәштә 1нче урынны алды. Сеңлем Нурфия Казанда. Әнием Надия терлекчелектә эшләде. Әти Рүзәл шулай ук колхозда төрле эштә булды.
– Сез районда гына түгел, республика, Россия күләмендәге ярышларда да катнашасыз. Җиңәсез дә, призлы урыннар да аласыз.
– Быел июль ахырында Мәскәүдә Дөнья кубогына көрәш булачак. Алла бирсә, анда катнашачакмын.
– Исән-сау булыгыз! Уңышлар сезгә!
Тәкә язмышы белән кызыксынучыларга: малкай Яңа Кишеттә абзарда. Икмәк, хуш исле печән белән сыйлана.