Төбәк-Чокырча авылыннан махсус хәрби операциядә хезмәт итүче Дмитрий Кәримов һәм Рамил Гатауллин ялга кайтып киттеләр
Аларны туган мәктәпләре – Арчаның 7нче мәктәбе очрашуга чакырды.
Юлда сөйләшеп бардык. Хезмәт итә башлаганнарына сентябрьдә ике ел була. Дима Борисович: “Мин мәктәптә 5кә генә укыдым. Бер дүртлем чыкты, – дип сөйләде. – Абый укыган Ленинград хәрби очучылар училищесына укырга кердем”.
– Ә ни өчен нәкъ менә хәрби очучылар училищесын сайладыгыз?
– Беренчедән, абый Сергей шунда укый иде. Аннан әти белән әни шулай теләделәр. Мин үзем кечкенәдән дөреслекне ярата торган “сугыш чукмары” идем.
– Кем булып эшләп, махсус хәрби операциядә хезмәт итәргә алындыгыз?
– Мин балта остасы, менә шушы кулларым белән агач эшен яратам.
– Китәсең киләме?
– Әлбәттә! Анда бит минем иптәшләр!
– Ашау ягы ничегрәк?
– Әйбәт. Кыр кухнясы эшли. Карта бар – кирәк әйберне алып була. Суыткыч, кер юу машинасы, пешерергә плитә бар. Посылкаларны да тапшыралар.
– Туган яклар сагындыра торгандыр...
– Туган авылым Төбәк-Чокырчаны бик яратам. Күршедәге Айван авылы да якын. Анда бит минем классташларым яши.
Сөйләшә-сөйләшә мәктәп бакчасына килеп җиттек. Анда безне Арчаның 7нче мәктәбе директоры Фәнил Һидиятуллин, завуч Рәмзия Галимова һ.б. каршы алды. Бик җылы итеп күрештеләр. Дима Кәримов Рәмзия Галимованың сыйныфташы булып чыкты. Күрешүләр тагын да тәэсирлерәк төсмер алды. Шау-гөр килеп мәктәпкә килеп кердек. Үзең укыган класс бүлмәсе яныннан тыныч кына үтеп китеп буламы соң?! Юк, булмый! Дима Кәримов моннан 33 ел элек укыган сыйныф бүлмәсенә керде, иң арттагы үзе утырган партага килеп утырды. Үзе дә дулкынланды, безне дә дулкынландырды... Эх ул, балачак, яшүсмер еллары, әти-әни исән вакытлар...
Мәктәпнең чаралар үтә торган залында инде балалар көтә иде. Кунак-ларны аягурә басып, кул чабып, матур итеп каршы алдылар. Күзләр күкрәкләренә медальләр таккан абыйларында гына. Бик матур очрашу булды. Укучылар Ватанга тугрылык, мәхәббәт турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Аннан сугышчылар сүз алды. Алар әти-әнинең, укытучыларның сүзен тыңларга, яхшы укырга, иптәшләрне ихтирам итәргә, илгә лаеклы егетләр һәм кызлар булып үсәргә өндәделәр. Балалар да аптырап калмады, берсеннән-берсе кызыклы сораулар бирделәр.
“Анда хәрби опера-циядә иң зур техника нинди?“. “Урал“ машинасы, диде Рамил абыйлары. “Ә сезнең күкрәктә нинди медальләр ул?“. Рамил Гатауллин “Батырлык өчен медале”, Дмитрий Кәримов “Георгий Жуков” медале һәм икесе дә “За воинскую доблесть” медале белән бүләкләнгән. Хәрби бурычларын үтәгәндә алган яралары да бар. Исән-сау булсыннар!
Рамил хәрби хезмәткә алынганчы механизатор булып эшләде.
Ахырдан бергәләп “Россия – без синең балаларың“ дигән җырны җырладылар. Очрашу тәмамлангач та, балалар солдат абыйларын сырып алдылар, төрле сораулар бирделәр, без сезнең белән горурланабыз, очрашуга тагын килегез, диделәр.
…Урамга чыктык. Шаулап-гөрләп яңгыр ява. Җылы яңгыр... Икесе дә балалар белән очрашудан дулкынланган иделәр. Димәк, абыйларын ихтирам итәләр, аларга Герой итеп карыйлар... Ил алдында, Ватан алдында сынатмаска иде!
Румия Саттарова