Татарстанлылар 2025 елның беренче яртыеллыгына газета һәм журналларга узган чор бәяләре буенча языла ала.

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Россия почтасы 2025 елның беренче яртыеллыгына вакытыннан алда язылу кампаниясен башлап җибәрде. Ул 2024 елның 1 июленнән 20 августына кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә 2025 елның беренче яртыеллыгына басмаларга узган чор бәяләре буенча язылырга мөмкин булачак.

Акциядә 1200дән артык газета һәм журнал басмалары, шул исәптән Татарстан Республикасында чыга торганнары да катнаша. Алар арасында балалар, күңел ачу һәм тармак басмалары бар. Сайтта (podpiska.pochta.ru), Россия Почтасының мобиль кушымтасында, барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда язылырга мөмкин. Онлайн-вакытлы матбугатка язылучы клиентларның исем яки индекс, тема, алфавит буенча кирәкле басманы сайлау мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү берничә минут вакытны алачак.

Почта клиентлары шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәгеләргә, картлар йортларындагы инвалидларга яки мохтаҗларга хәйрия язылуларын рәсмиләштерә ала. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яки «Яхшылык агачы» акциясе битләрендә аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк төбәкне һәм социаль учреждениене сайларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International