22-26 июльдә Орнашбаш, Урта Курса һәм Урта Бирәзә авылларында 6-17 яшьлек балалар өчен тематик көндезге лагерьлар узачак. Әгәр син яки туганнарың сменалар оештырылган авылда яшәсәләр, һичшиксез кушыл! Бу татар мәдәнияте белән танышу, экскурсияләрдә һәм традицион ярышларда катнашу, үзеңне тематик осталык дәресләрендә сынап карау һәм халык риваятьләрен тыңлау мөмкинлеге. Республикабызның гореф-гадәтләрен ачу өчен дусларыңны кунакка чакыр яки үзең туганнарың янына кайт. https://forms.yandex.ru/u/6682c41243f74f685c206e2b/ сылтамасы буенча 14 июльгә кадәр гариза бирегез. Проект «Туган Авылым» милли комплексы ярдәме белән ТР Рәисе каршындагы комиссия белән берлектә тормышка ашырыла.