Татарстаннан Татьяна Юровская Идел буенда Россия Почтасының иң яхшы сортка аеручысы булды

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Россия почтасы Идел макрорегионында Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына йомгак ясады. "Иң яхшы сортка аеручы номинациясендә беренче урын Казан логистика почта үзәге хезмәткәре Татьяна Юровскаяга бирелде.

Быел конкурс биш төп һөнәр өчен үткәрелә: почтальоннар, элемтә операторлары, бүлек башлыклары, сортка аеручылар һәм шоферлар. Самарада иң яхшы исем өчен Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов һәм Ульяновск өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан, Марий Эл, Мордовия, Татарстан һәм Чувашия Республикаларыннан 48 Россия почтасы хезмәткәре ярышты. Алар барысы да конкурсның төбәк этапларында җиңүче булдылар. Катнашучылар теоретик тест вакытында һөнәри белемнәрен һәм эш күнекмәләрен күрсәттеләр, практик биремнәрне үтәделәр. Конкурсантлар шулай ук үзләрен иҗади форматта тәкъдим иттеләр.

Татьяна Юровская диплом, бүләк һәм акчалата премиягә сертификат белән бүләкләнә. Башка конкурс һөнәрләрендә җиңүчеләр белән бергә ул быел сентябрь аенда Мәскәүдә узачак конкурсның Бөтенроссия этабында Россия Почтасы  Идел макрорегионы   исеменнән чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International