Арчада «Ял-Юл» исеме астында гаилә сәяхәте оештырылды

2024 елның 5 июле, җомга

Гаиләң белән бергә ял көннәрен күңелле һәм файдалы үткәрү шәп карар.
Моның шулай булуын 29-30 нчы июнь көннәрендә "Сәламәт Арча" проекты кысаларында үткәрелгән "ЯЛ-ЮЛ" гаилә сәфәре катнашучылары дәлилләде.
Маршрут туган ягыбызның гүзәл почмаклары буенча төзелгән иде, төгәлрәге - Курсави чишмәсеннән Мөрәле авылына кадәр.
Бу ике көн эчендә "ЯЛ-ЮЛ" гаилә сәфәре катнашучылары Арча ягы тарихы, язучы Мөһәммәт Мәһдиевның музее белән танышты, каберен зиярат кылды.
14 чакрымга сузылган маршрут үз эченә туристик каршылыклар үтүне, биремнәр үтәүне алган иде. Гаиләләр үзләренең хис-кичерешләре белән маршрут көндәлекләрендә бүлеште. Табигать кочагында төшке аш ашау катнашучыларга бигрәк тә хуш килде.
Көн азагына оештыручылар тарафыннан бирелгән кирәк-яраклар белән гаиләләр тору урыннарын корды, ашарга әзерләде. Шул рәвешле "ЯЛ-ЮЛ" лагере төзелде. Кичке якта кызыклы уеннар, күңел ачулар оештырылды.
Һәр гаилә бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләнде. Чара ахырында катнашучылар "ЯЛ-ЮЛ" гимнына флешмоб башкарды.
Мондый чаралар гаиләләрне берләштерә, мөнәсәбәтләрен ныгыта, сәламәтлек нигезләрен төшендерә. Сәламәт гаилә - ил киләчәге!
Проект Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министерствосы гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.

ФОТОЛАР

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International