Арча районы прокуратурасында 17 июньдә 45 яшьлек Балтач районы кешесе “А“га карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсе расланды.
2023 елның 27 августында “А“ арткы көпчәкләрнең протекторлары тузган, салонында 4 пассажир утырган “Лада Xrey“ автомобиле белән идарә итә. Юлның торышына игътибар итмичә тизлекне арттыра, алда барган машинаны уза, идарәне югалта һәм каршыга килгән ике автомобиль белән бәрелешә.
Нәтиҗәдә “А“ның автомобилендәге пассажир “Т“ шунда ук алган җәрәхәтләрдән үлә. “Л“ның автомобилендәге пассажир һәм “Шкода Рапид“ автомобилен йөртүче “В“, пассажиры “З“ авыр тән җәрәхәтләре ала.
Гаепләнүче “А“ үзенең гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше Арча район судына җибәрелде.
Р.Кәримов,
Арча районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе