Рульдә исерек хатын-кыз

2024 елның 7 июле, якшәмбе

Арча шәһәрендә яшәүче “Р“ 2023 елның 29 октябрендә исерек хәлдә “ВАЗ-211340“ автомобиле белән идарә итә, янында якын дусты “З“ да утыра.

Салмыш хатын юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмый, тизлекне арттыра һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып “Тойотта Камри“ автомобиленә бәрелә. Нәтиҗәдә хатын-кыз пассажир “З“ авыр тән җәрәхәте ала.

Хөкем ителүче “Р“ үзенең җинаять эшләвен таныды.

Суд “Р“ны җинаять эшләүдә гаепле дип тапты һәм аңа 2 ел сынау срогы белән 3 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирде, 3 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте.

 

Р.Кәримов,

Арча районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International