Район башлыгы кубогына картинг ярышы

2024 елның 7 июле, якшәмбе

Ярышларны Арча Укучылар сарае ДОСААФ һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” оешмасының райондагы бүлеге белән берлектә оештырды.

Ярышларда “Хонда-200”, “Хонда-270”, “Стриж” классларында 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 60тан артык  бала һәм яшүсмер катнашты. Арча Укучылар сараенда Надир Исмәгыйлев һәм Газинур Лотфуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче укучылар төп приз өчен көч сынаштылар. Җиңүчеләр яшь аермасы буенча түгел, спорт машиналарының кайсы классында ярышуына карап билгеләнде.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында Арча ДОСААФ  оешмасы җитәкчесе Рөстәм Алеев, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасының бүлек җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова һәм Укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин катнашты.

– Ярышларда катнашучы һәркем мактау сүзләренә лаек. 2013 елдан гамәлдә булучы картинг түгәрәгенә йөрүчеләр елдан-ел арта. Бу зур куаныч. Әлеге спорт төрен ташламассыз һәм районыбызга зур җиңүләр алып килерсез дип ышанып калам, – диде Р.Гыйниятуллин.

“Хонда-200” классында җиңүчеләр: 1 урын – Анастасия Баландина, Ильяр Минһаҗев, 2 урын – Самира Мусина, Риназ Гыйльметдинов, 3 урын – Азалия Гайнетдинова, Ислам Сәләхиев.

 “Хонда-270” классында җиңүчеләр: 1 урын – Алисә Хаҗиева, Раяз Газизов, Раяз Вәлиев, 2 урын – Самира Сәләхиева, Рәзил Кәримов, 3 урын – Ралина Миңнуллина, Рүзәл Минһаҗев, Әмир Лотфуллин, Фаил Әсхәдуллин.

“Стриж” классында җиңүчеләр: 1 урын – Ришат Сибагатуллин, 2 урын – Саяр Галиуллин, 3 урын – Әсхәт Зарипов.

Беренче урын алучы яшь спортчыларга Арча районы башлыгы кубогы һәм барлык җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Гөлнур Минһаҗева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International